МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>
-
Класс җитәкчеләре игътибарына
23.03.2012
Мәктәп сайтының Видеотека бүлегенә класс сәгатьләрендә файдалану өчен хәрәкәт куркынычсызлыгына багышланган видеоязмалар урнаштырылды
-
Канатлы дусларга.
22.03.2012
21 нче март көнне укучыларыбыз канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан сыерчык оялары ясап алып килделәр. Барлык укучылар да актив катнашты, алар канатлы дусларыбызга һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Кыш айларында берсеннән – берсе матур, әйбәт җимлекләр ясап алып килеп, кошларны тәмле ризыклар белән сыйлап тордылар.
-
Хәерле сәгатьтә!
19.03.2012
“Яңа мәктәп салабыз”- дигән хәбәрне ишеткәч, күңелдә икеләнүле уйлар аша өмет уты кабынды. Бәйрәмнән соң без ныклап эшкә дә керештек, барлык укучылар һәм укытучылар коллективы белән мәктәпне “сүтәргә” дә тотындык. Инде мәктәбебез сүтелеп бетү алдында тора. Бераздан бу урында яңа, заманча итеп эшләнгән мәктәп калкып чыгар. Биредә хезмәт куйган барлык кешеләргә дә без зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Көрәш
18.03.2012
17 нче март көнне авылыбызда зур чара булып узды. Фидаил Шакиров истәлегенә багышлап милли көрәш бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Кукмара, Саба, Балтач районнары мәктәпләреннән бик күп көрәшчеләр килгән иде. Безнең мәктәбебез егетләре дә бу бәйгедә призлы урыннарны яуладылар.
-
Коръән укучылар бәйгесе
18.03.2012
Район күләмендә үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә безнең укучыбыз Гильмуллин Рифат II урынга лаек булды
-
Волейбол
18.03.2012
Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныфта укучы кызлары Шарипова Гөлнур һәм Дәминова Рәмзия районның җыелма командасында катнашып, республика буенча үткәрелгән волейбол ярышларында III урынны яулап кайттылар. Аларның тагын алда үтәчәк ярышларда катнашысылары бар , бу ярышларда да аларга уңышлар телик. Зур җиңүләр сезгә кызлар, зур уңышлар!
-
“Йолдызлык – 2012”
17.03.2012
16 март көнне район күләмендә “Йолдызлык – 2012” җыр һәм бию фестиваленең гала концерты булып үтте. Концертта безнең мәктәбебездән 3 номер катнашты. 1 сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим нәфис сүз остасы, кызларыбыз бертуган Алия һәм Әдилә Исрафиловалар, Алия Газизовалар җырчы, 8 нче сыйныф укучылары биюче буларак чыгыш ясадылар.
-
Интернет дус 11.03.2012

Интернет – зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да – интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман яклары байтак, шулай да бу язмамда аны мактап язарга булдым әле.
-
“Канатлы дусларыбыз”
11.03.2012
5 марттан 10 нчы мартка кадәр мәктәбебездә кошлар атналыгы игълан ителде. Атналыкның программасы төзелде. Укучылар өчен класслар арасында КВН, шигырь һәм рәсем конкурслары да үткәреләчәк. Төрле кызыклы ребуслар, кроссвордлар да эшлиләр. Укучылар иҗаты стендында канатлы дусларыбызның укучыларыбыз ясаган рәсемнәре куелды.
-
“Ел хатын – кызы”
07.03.2012
Мәктәбебезнең алдынгы класс җитәкчесе буларак Нурания Садыйковна “Ел хатын – кызы сыйныф җитәкчесе” номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясап, “ Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Казанда Пирамидада үткән бәйрәмгә кунакка чакыру алып, күңелле ял итеп кайтты.










