МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 ( 335 ) 336 337 338 339 340 >>
-
Имтиханнар, имтиханнар. 28.05.2012

28 нче май көнне 11 сыйныф укучыларының Бердәм Дәүләт Имтиханнары башланып китте. Бу көнне тарих һәм информатика фәннәреннән сайлап алу имтиханнары булды. Безнең укучыларыбыз Шарифуллин Илфат тарихтан, Галимов Хәлим информатикадан имтиханнар тапшырдылар. Илфат, Хәлим, алган белемнәрегезне нык туплап, тырышып эшләгез, зур уңышлар сезгә!
-
Табигатькә сәяхәт
26.05.2012
26 нчы май көнне укытучылар һәм укучылар коллективы табигать кочагына сәяхәткә чыктылар. Һәр класс тәмледән –тәмле ашлар пешереп ашаганнан соң, күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Эх, ямьле дә соң безнең туган ягыбыз!
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2012

25 нче май көнне авылыбызның мәдәният йортында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып үзды. Шатлыклы да , шул ук вакытта моңсу да булган бу бәйрәм укучыларыбыз күңелендә матур хисләр калдырды. Укучыларыбыз исеменә район җитәкчелегеннән, мәгариф бүлегенннән, авылыбызның җирле үзидарәсе тарафыннан, әти – әниләрдән бары тик изге теләкләр, матур сүзләр генә әйтелде.
-
“Дуслык учагы – 2012” 24.05.2012

24 нче май көнне мәктәбебезнең 8 сыйныф укучылары класслары белән Малмыж шәһәрендә үткән Пионериянең 90 еллыгына багышланган дуслык учагында булып кайттылар. Безнең укучыларыбыз бию коллективы белән барды. Әлеге чара укучыларга бик ошады, алар шат күңел белән, матур хисләр белән кайттылар.
-
Мониторинг 23.05.2012

8 һәм 10 сыйныф укучылары төрле фәннәрдән мониторинглар эшли башладылар. Укучыларыбызның нәтиҗәләре дә уңай. Өлгермәүче балалар юк. Афәрин, укучылар. Калган фәннәрдән дә тырышып эшләгез, зур уңышлар сезгә!
-
Имтихан 23.05.2012

22 май көнне 11 сыйныф укучылары татар теле фәненнән язмача имтихан тапшырдылар. 4 сәгать дәвамында 11 сыйныф укучылары үзләренең фикерләрен туплап, табигатьне саклау темасы астында изложение яздылар.
-
Бөре елгасы буенча сәяхәт
22.05.2012
Елдагы традиция буенча 10 сыйныф укучылары Бөре елгасы буйлап сәяхәткә чыктылар. Табигать кочагында күңелле ял итеп, табигатьнең могҗизаларын күреп кайттылар.
-
Пионер оешмасының 90 еллыгы 21.05.2012

Пионер оешмасының 90 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан 19 нчы май көнне мәктәбебездә бик матур чара булып узды. Без мәктәбебездә пионервожатый булып эшләгән шәхесләрне очрашу тантанасына чакырдык.
-
Министром образования и науки стал ректор МИСиС Дмитрий Ливанов 21.05.2012

Сегодня Президент Владимир Путин подписал указ о составе нового Правительства. Министерство культуры возглавит Владимир Мединский, а министром образования и науки назначен ректор МИСиС Дмитрий Ливанов. На этом посту он сменил Андрея Фурсенко.
-
19 мая 2012 года исполняется 90 лет со дня рождения пионерской организации 19.05.2012

2012 год – юбилейный в истории детского движения. 19 мая 2012 года исполняется 90 лет со дня рождения пионерской организации. Этот день памятен и дорог не только многим вожатым, наставникам детского движения и по сей день работающим в детских организациях, он памятен и дорог людям старшего поколения, детство которых было пионерским.










