МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек
08.04.2015
“Ветераннар саны сирәгәя,
Бик күпләре читтә
Мәңгелеккә ятып калганнар.
Онытмасын иде шуны яшь буыннар!”
Шушы девиз астында 9- класста укучы 18 укучы сугышта катнашкан бабайлары турында материал туплап, альбом эшләде. -
Афәрин, кызлар!
07.04.2015
2003-2004 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышларында мәктәбебез командасы 2 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, кызлар!
-
Арадаш аттестация
07.04.2015
Мәктәбебездә бүгеннән арадаш аттестация эшләре башланып китте. Укучыларыбызга тырышлык, уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз
06.04.2015
Республикада үткәрелгән каратэ ярышларында 6 нчы сыйныф укучысы Корбанова Чулпан 2 нче урынны, 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Марат 1 нче урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек
06.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен мәктәбебез матуррак була бара
-
Радиотапшыру
05.04.2015
3 апрель көнне чираттагы радио тапшыру булып үтте. Аны мәктәбебезнең пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары алып бара. “Белем үрләре”, “Тәрбияле бала”, “Үлемсез полк”, “Сәламәтлек серләре”, “Җырлы бүләк” рубрикаларында алып барыла. Бөек Җиңүнең 70еллыгы уңаеннан алып барылган “Үлемсез полк” рубрикасында мәктәбебезнең барлык укучылары үзләренең сугышта катнашкан әби – бабалары турында сөйлиләр һәм фотоларын куеп, алар турында язылган чыгышларын алар мәктәбебез коридорына куелган “Үлемсез полк” күргәзмәсенә урнаштыра баралар.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алып 04.04.2015
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы
03.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы акциясе
-
“Подвигу жить в веках”
02.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район күләмендә үткәрелгән “Подвигу жить в веках” дип исемләнгән фәнни – эзләнү конференциясендә безнең укучыларыбыз да катнашты. Авылыбызда бүгенге көндә исән – сау булган, олы хөрмәткә лаек ветераныбыз Хөснетдинова Нурҗиһан апа турында 11 сыйныф укучысы Гобәйдуллина Зөһрә видеоролик эшләп җибәргән иде. Укучыбызның бу эше уңай бәяләнеп, җиңүче булды. Шулай ук 11 сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл әлеге конференциядә сугыш чоры баласы булган үзенең бабасы турында язып, альбом эшләгән иде. Бу конференциядә Гафарова Гөлгенә җырчы буларак катнашты. Кызларыбызга бу матур эшләре өчен рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә аларга тагы да зур уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алып
01.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре мәктәбебездә дәвам итә. Шул уңайдан 70 еллыкка багышлап мәгълүмати стенд һәм 70 еллыкның эмблемасы ясап куелды