МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Татарстанда Сабантуй көнәре билгеле булды
12.04.2015
Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты. Казан Сабантуе 1 августта булачак.
Президент Карарында җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәптә тотып, авылларда һәм район үзәкләрендә милли бәйрәм 6-7 июньдә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 13 июньдә узачак диелә. -
12 апрель космонавтика көне
12.04.2015
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.
11 апрель көнне мәктәбебездә очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның "Восток" космик кораблендә очышына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
“Помоги первокласснику!”
11.04.2015
10 апрель көнне Соснада үткән районкүләм “Помоги первокласснику!” конкурсы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау тантанасында булып кайттты безнең укучыларыбыз. Әлеге конкурста Латыйпова Алсу сочинение язу буенча икенче урынга, ә 1 сыйныф укучысы Акбирова Нәфисә видеороликлар һәм 5 сыйныф укучысы Галиуллина Зөһрә рәсем ясау буенча өченче урыннарга лаек булдылар. Укучыларыбызга бу уңышлары өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Без дә аларны котлыйбыз! Әфәрин!
-
Онытмасын иде яшь буыннар!
10.04.2015
“Ветераннар саны сирәгәя,
Бик күпләре читтә
Мәңгелеккә ятып калганнар.
Онытмасын иде шуны яшь буыннар!”
Шушы девиз астында 9- класста укучы 18 укучы сугышта катнашкан бабайлары турында материал туплап, альбом эшләде. -
Җиңү дәресе
10.04.2015
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үткән. Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Шул теләкләр белән башлангыч сыйныфларда "Җиңү дәресе" уздырылды.
-
Котлыйбыз!
10.04.2015
Изге Болгар җиребезгә багышлап үткәрелгән рәсем конкурсының район этабында безнең укучыларыбыз матур гына уңышларга ирештеләр. 9 сыйныф укучысы Мостафина Алсу әлеге конкурста беренче , ә 5 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнис өченче урынга лаек булдылар. Әлеге укучыларыбызны бу уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Татар шагыйрьләре сугыш хакында" кичәсе
09.04.2015
8 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары Малмыж шәһәрендә үткәрелгән беренче әдәби-иҗат кичәсендә катнашып кайттылар. "Татар шагыйрьләре сугыш хакында" кичәсенең "Татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә инсценировка" номинациясендә безнең укучыларыбыз беренче урынны яуладылар. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Менә алар - җиңүчеләр: Вәлиев Асаф, Газизуллин Кәрим, Хөсәенова Зәринә, Базагутинова Диния, Шакиров Әмир, Галимов Әлфис, Корбангалиева Энҗе, Мөхәрләмова Динә. Афәрин!!!
-
Җиңү дәресе
09.04.2015
Зур Җиңүгә багышлана бүген
Илебездә бөтен уңышлар.
Бөек Җиңүне без каршы алыйк
Матур эшләребез белән дуслар.
9- класста үткәрелгән “Җиңү дәресе” шушы өндәмә белән башланып китте. Укучылар “Совет хатын – кызы батырлыгы” темасына, классташлары Адиләнең әбисе Нурҗиһан апа турында ясалган презентация карады һәм Адиләнең чыгышын тыңлады. Алдагы көннәрдә бу материаллардан альбом ясап, конкурска җибәрергә булдык -
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
09.04.2015
"Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диелә, шуңа да безнең укучыларыбыз өчен сәламәтлек көне аерым бер көн белән генә чикләнми. Ә алар көн саен сәламәтлек сәгате үткәрәләр. Һәр көн урамга, саф һавага чыгып гимнастик күнегүләр ясап, бер хәрәкәтләнеп, саф һава сулап керәләр. Азмы – күпме башлары ачылып, ял итеп ала аларның. Тормышта сәламәтлек иң зур байлык ул. Көн дә бер вакытта саф һавада булу, күбрәк хәрәкәтләнү беркемгә дә зыян итми.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә
08.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәне укучыларыбыз кызыксынып күзәтәләр һәм укытучыларыбыз һәрдаим тулыландырып торалар