МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Котлыйбыз
31.03.2015
28 нче март көнне мәктәбебез укучылары Әлки районында Татарстан беренчелегенә үткәрелгән каратэ ярышларында катнашып кайттылар. 7нче сыйныф укучысы Гарифуллин Марат беренче урынны, 6 нчы сыйныф укучысы Корбанова Чулпан икенче урынны яуладылар. Аларга тырышлыклары, осталыклары өчен медаль һәм грамота тапшырылды. Тренерлары Базагутдинов Альберт Шейхатиновичка зур рәхмәтебезне белдерәбез.Спортчыларыбызга алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!
-
“Үлемсез полк” акциясе
31.03.2015
“Үлемсез полк” акциясе кысаларында укучыларыбыз әби – бабалары турында мәгълүмат җыю, эзләнү эшләрен әле дә дәвам итәләр. Ә инде кйберукучыларыбыз бу эшне алдан ук эшләп куйды. Һәм “Үлемсез полк” акциясе күргәзмәсен оештырып, мәктәп коридорына куйдылар. Эзләнү эшен тамамлаган һәр укучы әби –бабасын, якын туганнарын әлеге күргәзмәгә урнаштыра бара. Иң беренчеләрдән булып 7 сыйныф укучылары бу эшкә җаваплы алынды, алар бу тема астында ачык тәрбия сәгате дә күрсәтте. Сыйныфлары белән эчтәлекле дә, истәлекле дә, матур да итеп альбом ясап куйдылар. Укучыларыбыз әлеге акция кысаларында эшне бик теләп һәм аңа җаваплы карап алып баралар.
-
Педагогик киңәшмә
31.03.2015
30 март көнне укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге көн тәртипләре каралды:Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге, III чирек нәтиҗәләре, административ контроль эшләргә нәтиҗә ясалды.Педогогик киңәшмәне йомгаклап район мәгариф бүлеге методисты-куратор Гөлсинә Фазлыевна киңәшләрен бирде һәм мәгарифтә булган яңалыклар белән таныштырып китте.
-
ГТО дәресләре
30.03.2015
“ГТО ның СССР да һәм Россия үсеше тарихы” турында һәр класста ГТО дәресләре оешкан төстә үтә.Укучылар ветеран- спорсменнар белән дә очрашып торалар. ГТО тапшыруның һәр кеше сәламәтлеге өчен йогынтысы зур.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" уены
30.03.2015
Каникул вакытында да мәктәбебез гөрләп эшләде. ТИН укытучысы Акбиров Рим Фаргатович укучыларга мәктәпкүләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" уены үткәрде. Уеннарның бер өлеше сорауларга җавап, тест формасында булса, икенче өлеше спортзалда велосипедта йөрү булды. Мәктәп буенча урыннар да билгеләнде: егетләр арасында 4 нче сыйныф укучысы Вәлиеа Асаф 1нче урын, 3 нче сыйныф укчысы Шакиров Әмир 2 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим 3 нче урын; кызлар арасында 5 нче сыйныфтан 1 нче урында Шәрипова Фәйрүзә, 2 нче урында Гарифҗанова Зөһрә, 3 нче урында Шакирова Галия. Алдагы уеннарда аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Коръән уку буенча конкурс
29.03.2015
29 март көнне Балтач мәчетендә балалар арасында коръән уку буенча конкурс үткәрелде. Безнең мәктәбебездән 6 нчы сыйныф укучысы Гыйльмуллин Рифат беренче урын яулап кайтты. Әфәрин!
-
Канатлы дусларыбызны көтеп алабыз
29.03.2015
Канатлы дусларыбызны ел да шулай көтеп ала безнең укучыларыбыз. Һәр бала сыерчык оясы ясап, урманчылыкка тапшыралар. Сыерчык оясы ясамаган бер генә бала да калмый. Бик тырышып, зур осталык белән ясаган укучыларыбыз – Сафаргалиев Айрат, Мифтахов Наил, Габдрахманова Алинәләрнең оялары район күләмендә үтәчәк “Марш Парков” конкурсына җибәрелде.
-
Татар шагыйрьләре сугыш турында
29.03.2015
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары "Татар шагыйрьләре сугыш турында" исемле конкурста катнашу өчен әзелек эшләрен башлап җибәрделәр. Укучылар матур биюләр, тематик шигырьләр өйрәнделәр. Алар 8 нче апрель көнне Малмыж шәһәрендә чыгыш ясаячаклар. Уңышлар телибез!
-
Волейбол ярышы
28.03.2015
26 март көнне Балтач спорткомплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта безнең кызларыбыз 2 урын яуладылар, аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, кызларыбыз, киләчәктә тагын да зур уңышлар, зур җиңүләр телибез сезгә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек
27.03.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре мәктәбебездә дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, кул эшләре ясадылар һәм күргәзмә булдырдылар.