Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Сау бул, бакча! 26.05.2014

Бүген бакчабызда бераз моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә бәйрәм - чыгарылыш кичәсе булды. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары дуслары, тәрбиячеләре белән саубуллаштылар. Аларга өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Ә без - тәрбиячеләр - аларга бары изге теләкләр генә теләп, озатып калдык.
-
Үсентеләр утыртабыз. 20.05.2014

Территориядәге бакчаларга чәчәк үсентеләре утыртабыз. Георгин, астра, циния, сальвия, кыңгырау, виола, бархатцы чәчәкләре безнең бакча балаларын җәй буенча сөендерер.
-
Эх, ямьле су буйлары... 19.05.2014

Юлга чыктык без бергә
Туган илдә йөрергә...
"Исәнме, ямьле җәй" проекты кысаларында максатчан экскурсияләргә йөрү дәвам итә. Балалар бу көннәрдә су буйлары белән ташыштылар.
-
Бәрәңге утырттык. 14.05.2014

Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да.
Бакчыбызда язгы эшләр гөрләп бара. Бүген территориядәге бакчага бәрәңге утырттык.
-
Максатчан экскурсия. 13.05.2014

"Исәнме, ямьле җәй!" проекты кысаларында табигатькә максатчан экскурсияләр оештырылды. Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, табигатьне сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Беренче чәчәкләр... 12.05.2014

Озын яллардан килүебезгә бакчабызда беренче чәчәкләр - лалә, нәркисләр аткан. Бу чәчәкләр тирә-юньгә ямь, яктылык, матурлык биреп торалар. Һәр җирдән яз сулышы бөркелә.
-
Җиңү бәйрәмендә! 08.05.2014

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалары авылыбызның сугышта ятып калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы митингта катнаштылар. Һәйкәлгә үзебезнең бакчада үскән яран гөлләрен куйдылар.
-
Бакчабызда язгы эшләр. 06.05.2014

Бакчабызда күпъеллык нәркиз, лалә, умырзая чәчәкләре чыкты. Түтәлләрне чистартып, чүптән арындыру, территорияне чистарту, буяу, матурлау эшләре бара.
-
Зур иҗат концерты! 30.04.2014

30 нчы апрель көнне Бөрбаш мәдәният йорты сәхнәсендә балалар бакчасы коллективының "Йолдызчыклар яңгыры" дип исемләнгән зур иҗат концерты булып узды. Яшь артистлар үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Залда алма төшәргә дә урын юк иде, балалар чыгышы көчле алкышлар белән барды.
-
Бакчабызда өмә... 26.04.2014

Язгы чүпләрдә арыну максатыннан бакча территориясендә өмә уздырдык. Бакчабыз тагын да матураеп, ямьләнеп калды.









