Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Тау ясыйбыз бергәләп... 12.12.2014

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар ел саен кар яугач, үзләренә шуар өчен шугалак ясыйлар.
-
Бүләк! 08.12.2014

1-10 декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар төркемдәш дуслары Раязга бүләк әзерләделәр.
-
Семинар. 04.12.2014

Бүген безнең балалар бакчасында район тәрбиячеләре өчен "Балалар бакчасында патриотизм хисләренең әхлакый нигезен булдыруда яңа алымнар куллану" дигән темага семинар булды. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Зөлфия Нургаяновна "Сөйләм үстерү белем бирү өлкәсе" буенча "Икмәк кадере" дигән темага ачык эшчәнлек күрсәтте.
-
Семинар. 04.12.2014

Үзенең эш тәҗрибәсен республика һәм район күләмендә тәрбиячеләргә тараткан бакчабызда 35 ел тәрбияче булып эшләүче Гөлфәния Тәлгатевна үз тәҗрибәсеннән чыгып "Балаларга рухи тәрбия" темасына чыгыш ясады.
-
Семинар. 04.12.2014

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Социаль-шәхси белем бирү өлкәсе" буенча театральләштерелкән күренеш "Каз өмәсе" күрсәттеләр. Анда кул эшләре, кунакчыллык, туган авылга һәм башка милләт халкына булган мөнәсәбәтләр чагылдырылды.
-
Семинар. 04.12.2014

"Туган авылым" проекты кысаларында әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Әнием - бердәнберем! 28.11.2014

Бүген бакчабыз иртәдән үк көлеп торды. Чөнки әниләр көне уңаеннан безнең кадерлеләребез - әниләребез бәйрәм иртәсенә килделәр. Балалар аларны үзләренең матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм азагында үзләренең нәни куллары белән ясаган открыткаларын, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
Әниемә бүләк. 27.11.2014

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар Әниләр көне уңаеннан кадерлеләрен сөендерү өчен кулдан тынычлык кошлары - күгәрченнәр ясадылар.
-
Безнең уңышлар! 24.11.2014

Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар рәсем ясарга, кул эшләре эшләргә яраталар. Аларның иҗат җимешләре төрле конкурсларга җибәрелә һәм дипломнарга, грамоталарга ия була. Ноябрь аенда " Рисуем ладошками и пальчиками" дигән Бөтенрәсәй интернет конкурста катнашкан балалар дипломнарга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
-
Уттан саклан! 21.11.2014

Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы белән республика күләмендә үткәрелә торган янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйгенең район этабына "Уттан саклан!" дигән темага кул эше әзерли башладылар. Аларга зур уңышлар, җиңүләр телибез.









