Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Авылыбыз юллары буйлап... 12.09.2014

Авылыбыз зур, юллары түшәлгән. Бүген шул юллар буйлап, "Куркынычсызлык" проекты кысаларында, зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар Раилә апалары белән матур капкалы, бизәкләп эшләнгән тәрәзәле өйләрне карарга чыктылар. Алар юл билгеләренә зур игътибар биреп, кагыйдәләрне дөрес үтәп, авылны әйләнеп кайттылар.
-
Витаминнар - безнең дуслар! 09.09.2014

Үзебез утырткан яшелчәләр, аларның ничек үсүләре һәм ни өчен кирәк икәнлекләрен аңлау максатыннан, уртанчылар төркеме, тәрбичеләре Зөлфия Нургаяновна белән, яшелчә бакчасына юл алдылар. Витаминнарның даруханәләр дә генә түгел, ә яшелчә бакчаларында да күп икәнлекләренә тагын бер кат инандылар.
-
Сайлауларны каршылап... 05.09.2014

14 нче сентябрь - Татарстан республикасы Дәүләт Советы Депутатларын сайлау көне уңаеннан бакчабыз тәрбиячеләре: Шакирова Гөлфара, Хөсәенова Гөлфия, Исрафилова Раилә агитаторлар булып авыл халкы белән киң эш алып баралар.
-
Нәниләр килде. 02.09.2014

Быел бакчабызның нәниләр төркеменә 9 бала килде. Алар тәрбиячеләре Гөлнур Самигулловна һәм Рәсилә Габделсабировна белән адаптация чорын узалар. Нәниләргә бакчада бик күңелле, алар үзләрен бик иркен хис итәләр.
-
Бәйрәм белән, кадерле укучыларыбыз!
01.09.2014
Безнең бакчадан быел мәктәпкә 8 бала китте. Без аларның тырышып укуларын, озын гомерле, сәламәт, тәрбияле булуларын телибез.
-
Бәйрәмне каршылап... 28.08.2014

Бүген, Республика көне уңаеннан, бакчабызда зурлар төркеме арасында спорт ярышлары булды. Балалар үзләрен төрле ярышларда сынадылар. Аларга иң ошаганы баскетбол кәрзиненә туп ату булды.
-
Аюлар килде кунакка... 12.08.2014

Бакчабыздагы кортлыкка
Ияләнде аюлар.
Аларга көндә сокланып
Әй, сөенә балалар.
-
Балачакның рәхәт мизгелләре... 10.08.2014

-
Сабантуй гөрли... 03.08.2014

Бүген авылыбызда милли Сабантуй гөрләп үтте. Анда безнең бакча балалары да актив катнаштылар һәм үзләренең матур чыгышлары белән Сабантуй кунакларын сөендерделәр.
-
Гает мөбәрәк булсын! 31.07.2014

Ураза гаете уңаеннан бакчабызга Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Ул балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде һәм һәр балага күчтәнәчләр өләште.









