муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Ак болыттай чагым - балачагым. 30.04.2015

30 апрель көнне "Ак болыттай чагым - балачагым" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Ел буе эшләнгән эшләргә, ирешелгән уңышларга нәтиҗә ясалды, укучыларга, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Пожар куркынычсызлыгы турында сөйләшү. 29.04.2015

Пожар куркынычсызлыгы турында сөйләшү өчен укучылар белән очрашуга Мингазов Р.М. килде. Үзенең чыгышында ул укучыларга пожардан саклану чаралары, кагыйдәләре турында ачык, төгәл итеп аңлатты.
-
Тукай турында беләсеңме? 28.04.2015

Тукай көннәре уңаеннан 3-4 сыйныфлар арасында "Тамчы шоу" үткәрелде. Кичәдә 4 нче сыйныфлар белемнәренең нык икәнлеген күрсәттеләр.
-
Көрәшчеләр уңышы. 27.04.2015

Яңгул мәктәбе базасында Габделфәт Рәфыйков истәлегенә оештырылган көрәш буенча бәйгедә 6 нчы сыйныфтан Нияз - беренче, 7 нче сыйныфтан Рөстәм, 9 дан Фәнис - өченче урыннар яуладылар. Тренерлары - Гобәйдуллин Д.Д.
-
Марш парков - 2015. 27.04.2015

"Марш парков - 2015" бәйгесе нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучылары Ризәлә шигырь иҗат итеп 2 урынга, Язгөл фотографияләр номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Мәктәп буенча көрәш бәйгесе.. 27.04.2015

24 нче апрель көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 1-5 сыйныфлар арасында мәктәп беренчелегенә көрәш бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең оештыручысы һәм спонсоры - Гобәйдуллин Д.Д. Бу ярыш малайлар күңелендә тәүге медальгә ия булулары белән аеруча истә калыр.
-
Тамчы-шоу. 27.04.2015

Телләр декадасы кысаларында 5 нче сыйныфлар "Тамчы-шоу"да катнаштылар. Бәйге Габдулла Тукай иҗаты буенча 5 нчеләрнең белемле булуларын күрсәтте. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Р.Г. оештырды.
-
Истәлекләр күңел түрендә... 25.04.2015

Тыл ветераннары белән очрашуда авылыбызның хөрмәтле кешесе - Рәфизия әби үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Очрашу. 24.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре - тыл ветераннары белән очрашу кичәсе оештырылды. Очрашуда укытучылар "Кырык бернең арбалы хатыннары" әсәреннән өзек күрсәттеләр.
-
4 нчеләр имтихан тота... 23.04.2015

Кичә 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән мониторинг үттеләр, үзләренең нинди белемгә ия булуларын билгеләделәр.













