муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Иртәнге линейка. 26.10.2015

Һәр атна дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак ясау, нәтиҗә чыгару, уңышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла.
-
Бер очрашу - бер гомер. 24.10.2015

Шимбә көн булса да, бүген мәктәптә күпкырлы талант иясе, галим Азат Зыятдинов белән очрашу оештырылды. Азат абый үзенең матур сөйләме, оста итеп сөйләнгән шигырьләре, моңлы тавышы белән бөтен кеше күңелендә дә соклану уятты. Очрашу кичәсен оештыручы - авылдашыбыз, "Шәһри Казан" газетасының редактор урынбасары Зөлфия апа Хәлиуллина.
-
Иң күп макулатура тапшыручылар. 23.10.2015

Иң күп макулатура тапшыручылар - 8 нче сыйныф укучысы Йосыпова Алсу һәм 3 нче сыйныфтан Аухадиев Илдан.
-
Көзге бал. 23.10.2015

7 нчеләр сыйныф җитәкчеләре Габделхакова Р.Г. белән берлектә 5-9 сыйныфлар өчен бик матур бәйрәм - "Көзге бал" кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм күңелле, уеннарга бай булды.
-
Мәдәни көндәлекле укучылар. 21.10.2015

Арбор мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре Шәйхиева Г.С., Һадиева Р.А. башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек" тапшырдылар.
-
Профтестирование. 21.10.2015

7-8 сыйныф укучылары профессия сайларга булышу юнәлешендә тест үттеләр.
-
Мәдәният дәресе. 21.10.2015

Мәктәп китапханәчесе Шәйхиева Г.С. 1-4 сыйныфлар өчен "Мәдәният дәресе" үткәрде. Ул балаларны Татарстан Республикасының истәлекле, тарихи, матур урыннары, биналары белән таныштырды.
-
Очрашу мизгелләре. 20.10.2015

Арбор мәктәбендә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган хезмәткәрләр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Соңыннан өлкәннәр, бергә эшләгән елларын сагынып сөйли-сөйли, тәмләп чәй эчтеләр.
-
Җиңүчеләр. 19.10.2015

17 октябрь көнне Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә үткәрелгән көрәш бәйгесе җиңүчеләре. Тренерлары - Гобәйдуллин Д.Д.
-
Арборда кабат көрәш... 17.10.2015

Бүген мәктәбебездә Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә көрәш бәйгесе уздырылды. Ярышка 100 гә якын көрәшче килде.













