МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
E-Mail: | scolaalan1@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2023 |
У нас учатся: | 20 учащихся 22 воспитанников / 20укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129
-
9 май уңаеннан митинг 07.05.2011
7нче май көнне мәктәбебездә җиңүнең 66 еллыгына багышланган митинг булып узды.Бәйрәмгә тыл вете-
раннары һәм авылыбызның бердәнбер сугыш ветера-
ны-Гани абый Нәҗиповны чакырдык.Аларны котлар-
га районнан, авыл советы җирлегеннән, Бөрбаш күмәк хуҗалыгыннан җитәкчеләр килгән иде.Укучылар аларга бәйрәм концерты күрсәттеләр.Бәйрәм табын артында дәвам итте.
-
"Өмә" 30.04.2011
30нчы апрель көнне Алан урта мәктәбендә “Өмә” үткәрелде.Мәктәбебезнең барлык укучылары да, укытучылары да өмәдә актив катнаштылар.Барлык тирә-якны чүп-чардан чистарттылар.
-
Китап укучылар конференциясе 29.04.2011
29 нчы апрель көнне Алан урта мәктәбендә китапханәче Гибадуллина Т.Т. тарафыннан әзерләнгән “Китап укучылар”конференциясе булып үтте. Конференция
райондашыбыз Г.С.Мөхәммәтшинның иҗаты, тормыш юлына багышланды. Укучылар башкаруында матур эчтәлекле шигырьләр
яңгырады, җитәкче буларак фидакарь хезмәт юллары белән таныштырылды.
-
Очрашу мизгеле 29.04.2011
Алан урта мәктәбен 2008 нче елда тәмамлаган егетләребез Армия сафларыннан кайта башлады. Самара өлкәсендә хезмәт итеп кайткан Фәнис Насибуллин да белем алган мәктәбен сагынып очрашуга килде.
-
"Марш парков" конкурсында катнашу 27.04.2011
27 нче апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында һәр ел саен үткәрелә торган “Марш парков” конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста Алан урта мәктәбе ел саен уңышлы катнашып килә. Бу елны да И.Г.Абдрахманов җитәкчелегендә бер төркем укучылар зур уңышлар : төрле бүләкләр һәм 4 Диплом белән кайттылар.Ахмадиева Ландышның сыерчык оясы 2 нче урынны, Корбанова Гөлшатның иҗади эше 3 нче урынны, Кәримова Камиләнең иҗади эше 3 нче урынны,шулай ук Алан урта мәктәбе коллективы да Диплом белән бүләкләнде.Афәрин!
-
Тукай иртәсе 26.04.2011
26 нчы апрель көнне Г.Тукай туган көн Алан урта мәктәбендә 1-4 сыйныфларның “Тукай иртәсе” белән башланып китте. Әлеге иртә Г.Тукайны хөрмәтләү, дан җырлауга багышланды. Дәресләрдән соң 5-7, 8-11 сыйныфларның матур, эчтәлекле кичәләре булды. 26 нчы апрель - чын мәгънәсендә Тукай көне булды.
-
ОБЖ укытучылары семинары 22.04.2011
22 апрель көнне Алан урта мәктәбендә ОБЖ укытучыларының семинары булып үтте. ОБЖ укытучысы Зиннатуллин З.М. ачык дәрес күрсәтте . Соңыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
-
Кул көрәшендә уңышлар 16.04.2011
Безнең мәктәп укучылары Казан шәһәрендә узган VIII Спартакиадада катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр. Мөхәммәтҗанова Фәнзилә 55 кг.га кадәр авырлыкта 2 нче урынны, ә Нурисламов Илназ 80 кг.га кадәр авырлыкта 3 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Йолдызлык - 2011 13.04.2011
13 апрель көнне Салавычта “Созвездие-Йолдызлык” булып үтте. Безнең мәктәптән Нигъмәтҗанов Алмаз һәм Насибуллин Марат әлеге концертта уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Егетләребезгә киләчәктә дә уңышлар телик!
-
12 апрель - космонавтика көне 12.04.2011
РФ президенты Указы нигезендә космоска очуга 50 ел тулу уңаеннан әлеге истәлекле датаны билгеләп үтү турында карар кабул ителде. Шул уңайдан Алан урта мәктәбендә “Космонавтика”дәресләре үткәрелде.Укучыларга әлеге вакыйга турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирелде.