МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
| E-Mail: | Salan.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
| Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 18 учащихся 22 воспитанников / 18укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
| У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130
-
Профилактика чаралары
16.11.2011
16 ноябрь көнне “Наз” Социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килгән психологлар һәм укучылар арасында очрашу булып узды.3 төркемгә бүленеп уздырылган бу чарада чын күңелдән сөйләшү булды.Килеп туган проблемалардан чыгу юллары һәм пивоның ,спиртлы эчемлекләрнең зыяны хакында лекция укылды,видеоязмалар күрсәтелде.
-
II урынны яуладык!
15.11.2011
15 ноябрь көнне “Хыял”яшьләр үзәгендә яшь укытучылар катнашында спорт һәм күңел ачу чарасы булып узды.Әлеге чарада безнең Алан урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты, алар II урынны яуладылар.
-
Корбан ашы
11.11.2011
Алан мәктәбендә Корбан ашы үткәрелде.Кунакка Балтач мәчетеннән Марат хәзрәт килгән иде. Ул балалар күңеленә үтеп керерлек вәгазьләр сөйләде.
-
Балалар оешмасы лидерларының слеты
09.11.2011
9.11.көнне Малызи мәктәбендә балалар оешмасы лидерларының 1 нче слеты булды.
Укучылар оешмасы лидерларының 1 нче слетында безнең мәктәп укучысы Габидуллина Зилия һәм педагог-организатор Файзрахманова А.А. да катнашты.
-
“Говорим и поем по-английски”
09.11.2011
Балтач мәктәбендә инглиз теленнән “Говорим и поем по-английски” конкурсы булды. Әлеге конкурста катнашып 8 нче сыйныф укучысы Тимербаева Диләрә 3 нче урынны алып кайтты.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
07.11.2011
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
-
Корбан гаете мөбәрәк булсын!
06.11.2011
Хөрмәтле мөселман дин кардәшләр! Корбан гаете мөбәрәк булсын!
-
Халыклар бердәмлеге көне
04.11.2011
Мәктәптә “Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган конкурслар дәвам итә.
Төрле милләтләрнең төп ризыкларын пешерү, рәсем конкурсы кебек чаралар булып узды. Сыйныфларда әлеге көнгә багышлап әңгәмәләр уздырылды.
-
"Армспортта-беренчеләр!" 31.10.2011

28 нче октябрь көнне Казанда узган кул көрәше ярышында катнашып, Алан мәктәбе укучылары зур җиңүләр белән кайттылар. Нурисламова Ләйсән республика буенча I-урынны; Юнысов Булат һәм Шаймухаметов Раил III- урынны алып кайттылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Бәйрәм арты, бәйрәм” 27.10.2011

“Бәйрәм арты, бәйрәм” Әлеге атна бәйрәмнәргә бай булды.27 нче октябрь 8-11 сыйныф , ә 28 нче октябрь көнне 5-7 сыйныф укучыларының “Көзге бал” кичәләре үтте.Төрле кызыклы уеннар,җыр-биюләр белән баетылган программа һәркемнең күңеленә хуш килде.Укучылар табынга ”Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан пешергән милли ризыкларны да тәкъдим иттеләр.








