МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
E-Mail: | scolaalan1@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2023 |
У нас учатся: | 20 учащихся 22 воспитанников / 20укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129
-
Шигырь конкурсы
07.10.2011
“Өлкәннәр көне” уңаеннан мәктәптә план нигезендә “Өлкәннәргә “ багышланган шигырьләр конкурсы уздырылды.
-
Күргәзмә һәм рәсем конкурсы
05.10.2011
“Өлкәннәр”декадасы уңаеннан төзелгән планга нигезләнеп, мәктәбебездә әби-бабайларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылды.
Шулай ук “Минем әбием һәм бабаем ” темасына рәсемнәр конкурсы да уздырылды.
-
"Укытучылар көне"
05.10.2011
5 октябрь-Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм иртәсе үткәрелде.Укучылар үзләренең укытучыларына матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр.Изге теләкләрен җиткерделәр.
Ә бәйрәмнең икенче өлеше,дәресләрдән соң ашханәдә ,чәй табыны артында дәвам итте.
-
Ата-аналар җыелышы
04.10.2011
4 октябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Эльвира Габделхәевна һәм Алан авылы фельдшеры Р.К.Корбанова катнашты. Туклану мәсьәләсе буенча Р.З.Низамиева меню төзү буенча әти-әниләрнең фикерләре белән танышты. ”Грипп,ОРВИ,вакцинация” һәм “Балага дөрес тәрбия бирү”темасына лекцияләр укылды.
-
Мактау грамотасы
04.10.2011
Актив эшчәнлек алып барганы һәм тыгыз элемтәдә торганы өчен Район Эчке Эшләр бүлеге тарафыннан Алан урта мәктәбе Грамота белән бүләкләнде.
-
Мактау грамотасы
03.10.2011
Экологик тәрбиягә зур өлеш керткәне өчен мәктәбебезнең биология укытучысы Абдрахманов Илгизәр Гафурович ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Р.В. Сафин тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Очрашу
01.10.2011
Мәктәбебездә кызыклы һәм маквыктыргыч очрашу булды. Очрашуга, быел мәктәпне тәмамлап КДЭУ га укырга кергән, Нигмәтҗанов Алмаз килгән иде. Ул үзе укый торган уку йорты, тулай торак хәлләре һәм ЕГЭ лар сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге хакында тәфсилләп сөйләде. Бездә КДЭУ хакында матур тәэсирләр калды.
-
Өлкәннәр көне
01.10.2011
"Өлкәннәр" һәм якынлашып килүче "Укытучылар көне" уңаеннан мәктәп җитәкчелеге һәм бер төркем укучылар мәктәпнең элеккеге башлангыч сыйныф укытучысы, 38 ел буе Алан балаларына белем биргән, Хөснетдинова Фәүзия апа янында кунакта булды.
-
"Өлкәннәр көне"
30.09.2011
“Өлкәннәр көне” уңаеннан мәктәптә аерым чаралар планы төзелде.Шул план нигезендә укучылар үзләренә билгеләнгән өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан тимурга бардылар.
-
"Гигант яшелчәләр" конкурсы 29.09.2011
Мәктәптә “Гигант яшелчәләр”конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Кәримова Камиләләр гаиләсе үстергән кабак һәм Хабибрахманова Сөмбеләләр гаиләсе үстергән чөгендер җиңеп чыкты.