МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
| E-Mail: | Salan.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
| Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 18 учащихся 22 воспитанников / 18укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
| У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130
-
“Ана назы” – әниләр бәйрәме. 30.11.2011

30нчы ноябрь көнне мәктәпкә башлангыч сыйныф укучыларының әниләрен бәйрәмгә чакырдык.
Әниләр балалары белән бергә КВНда катнаштылар.Бәйрәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.Соңыннан укучылар, әниләрен бәйрәм белән котлап, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Чисталык -үзебездән тора.
28.11.2011
Әлеге көннәрдә табигать безне төрле яклап сыный: урамда ачы җил сызгыра, күз ачкысыз буран дулый. Ишелеп-ишелеп яуган карны чистарту бер кешенең генә хәленнән килә торган эш түгел. Шунлыктан , һәр сыйныф үз биләмәсен көченнән килгән кадәр чиста тотарга тырыша.
-
"Җәннәт -аналарның аяк астында"
26.11.2011
Әниләребезне олылыйк, хөрмәтлик!Әниләр көне якынлашканлыктан сыйныфларда әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.
-
"Көчле берне, белемле меңне егар"
25.11.2011
Районыбызда олимпиадалар дәвам итә. Безнең мәктәп укучылары да анда үз көчләрен сынап карыйлар. Аларга уңышлар телибез!
-
Эзтабарга кабул итү
24.11.2011
24 нче ноябрь көнне 2 нче сыйныф укучыларын Эзтабар сафларына кабул итү кичәсе булды. Әлеге кичәгә балалар янына кунакка әкият геройлары да килгән иде. Алар укучыларның белемнәрен, җыр-биюгә осталыкларын тикшерделәр һәм бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел.
23.11.2011
23 нче ноябрь көнне Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган зур чара булып узды. Әлеге чарада районыбыз тарихы белән кызыксынган бер төркем язучылар һәм музей хезмәткәрләре катнашты. Чара бик эчтәлекле ,җыр-биюләр, әдипләребезнең чыгышлары белән үрелеп барды.Безнең мәктәп укытучылары да әлеге чарадан рухи азык алып кайттылар.
-
Һәйкәлләрне саклыйк, чиста тотыйк! 21.11.2011

21 нче ноябрь көнне биләмәләр чистартылды,шул исәптән 5 сыйныфлар һәйкәл янын кардан чистарттылар.Калган сыйныфлар үзләренә билгеләнгән биләмәләрне тәртипкә китерделәр.
-
Үзидарә киңәшмәсе
17.11.2011
17 ноябрь көнне “Могҗиза” укучылар үзидарәсенең чираттагы киңәшмәсе булып узды .Киңәшмәдә I чиреккә отчетлар каралды.
-
Профилактика чаралары
16.11.2011
16 ноябрь көнне “Наз” Социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килгән психологлар һәм укучылар арасында очрашу булып узды.3 төркемгә бүленеп уздырылган бу чарада чын күңелдән сөйләшү булды.Килеп туган проблемалардан чыгу юллары һәм пивоның ,спиртлы эчемлекләрнең зыяны хакында лекция укылды,видеоязмалар күрсәтелде.
-
II урынны яуладык!
15.11.2011
15 ноябрь көнне “Хыял”яшьләр үзәгендә яшь укытучылар катнашында спорт һәм күңел ачу чарасы булып узды.Әлеге чарада безнең Алан урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты, алар II урынны яуладылар.








