МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
| E-Mail: | Salan.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
| Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 18 учащихся 22 воспитанников / 18укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
| У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Ата-аналар җыелышы 18.01.2012

18 гыйнвар көнне мәктәптә әти-әниләрнең чираттагы җыелышы булып үтте . Җыелышта түбәндәге көн тәртипләре каралды: 1. Мәктәп директоры Р.Ф.Бәдретдинов чыгышы 2. Мәктәбебезнең кураторы Гөлсинә Фазлыевна чыгышы 3. Сыйныф җитәкчеләренең 1 яртыеллыкка анализлары 4.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Абдрахманова чыгышы( презентация)5. Алан авылы фельдшеры Корбанова Р.К.чыгышы.Гомумән, җыелыш бик җанлы үтте. 1яртыеллыкка анализ ясалды һәм алдагы яртыеллыкка перспективалы планнар каралды.
-
Кечкенәдән эшләп үсәбез. 17.01.2012

Безнең мәктәптә уку елы башыннан һәр сыйныфка биләмәләр бүлеп бирелә.Кыш җиткәч һәр укучы өйләреннән көрәк-себерке алып килә.Кар яуган саен һәр сыйныф мәш килеп үз биләмәсен көри.Башлангыч сыйныф укучылары да бу эшкә бик теләп катнашалар.
-
Эзтабарлар сборы. 16.01.2012

16нчы гыйнвар көнне мәктәптә эзтабарлар белән сбор уздырылды.Сборда эзтабарлар үтәргә тиешле кагыйдәләр искә төшерелде һәм эзтабарларны мәктәптә эшләп килүче укучылар үзидарәсе эшчәнлеге белән таныштырылды.
-
Армспорт җиңүчеләре 14.01.2012

14 январь көнне Чепьяда “Труд” колхозы призына кул көрәше ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп укучылары әлеге ярыштан зур җиңүләр белән кайттылар . Укучыларыбыз : Нурисламов И.Д., Юнысов Б.Р., Корбанова Г.Р. , Габидуллина Ф.Ф.-I урынны, Шәймөхәммәтов Р.Р.- III урынны, Нурисламова Л.Д-II урынны яуладылар.Укучыларыбызга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез.
-
Укучылар үзидарәсе киңәшмәсе 13.01.2012

13нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 8-11нче сыйныф укучылары катнашында “Могҗиза” укучылар үзидарәсенең киңәшмәсе булды.Киңәшмәдә каникул вакытында Салавыч мәктәбендә булып узган кышкы лагерь һәм 6нчы гыйнвар көнне шулай ук Салавыч мәктәбендә уздырылган “ Балтач муниципаль районы балалар оешмасының лидерлары форумы” хакында фикер алышынды.
-
ЕГЭ һәм ГИА га әзерлек 11.01.2012

6 нчы гыйнвар көнне 9 сыйныфлар математикадан ГИА га әзерләнделәр.
11 нче гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары белән математикадан ЕГЭ га әзерлек булды.
-
Драма түгәрәге 11.01.2012

11 нче гыйнвар көнне драма түгәрәге булып узды. Түгәрәккә йөрүче укучылар яңа спектакль өйрәнә башладылар.
-
Тимурчылар киңәшмәсе 09.01.2012

9 нчы гыйнвар көнне тимурчылар киңәшмәсе булды. Беренче яртыеллыкка тимурга йөрү буенча нәтиҗә ясалды. Икенче көн тәртибендә тимурчылар ялгыз әбиләргә булыштылар.
-
Вожатыйлар утырышы
09.01.2012
9 нчы гыйнвар көнне вожатыйларның чираттагы утырышы булып узды. Беренче яртыеллыкка вожатыйларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
-
Укучылар үзидарәсе җыелышы 06.01.2012

6 нчы гыйнвар көнне "Могҗиза" укучылар үзидарәсенең чираттагы утырышы булды








