МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
E-Mail: | scolaalan1@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2023 |
У нас учатся: | 20 учащихся 22 воспитанников / 20укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Оборона - масса айлыгы
01.02.2012
Оборона -масса айлыгы башланды.Айлыкта балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү максатыннан күп кенә чаралар күздә тотыла.
-
Сабакташлар очрашуы 01.02.2012
1 февраль көнне мәктәбебездә зур чара булып үтте.1997-1998 елдан башлап 2010-2011 уку елларын тәмамлаган укучыларыбыз белән очрашу булып узды.Очрашуда күңелле хатирәләр яңартылды, укыткан укытучыларына хәзер инде үзләре дә әти-әниләр булган ,төрлесе-төрле җирдә яшәгән һәм эшләгән элеккеге укучыларыбыз үзләренең күңел түрләреннән чыккан рәхмәт хисләрен җиткерделәр.Мәктәбебезнең алга таба да яшәвен һәм авылыбызның яшәрүен теләделәр. Яшь буынның мәрхәмәтле, тәртипле чын шәхесләр булып формалашуын теләп саубуллаштылар.
-
Тимурчылар, эшкә! 31.01.2012
Безнең тимурчыларыбыз файдалы эш башкаруларын дәвам итәләр.31нче гыйнвар көнне 2нче сыйныф укучылары үзләренә беркетелгән вожатый апалары белән берлектә медпункт тавына баскыч ясадылар.Чөнки әлеге юлдан карт әбиләр һәм бабайлар медпунктка баралар.Нәниләрнең әлеге эшләрен күреп, өлкәннәр рәхмәт әйтәләр.Чөнки:”Бер рәхмәт ,мең бәладән коткара”,-диләр бит.
-
Файдалы очрашу. 25.01.2012
25 гыйнвар көнне Балтач районы “БУМ” балалар гомум оешмасы лидерлары ассоциациясенең программасын тормышка ашыру максатыннан очрашу булды.
Очрашуга ЦВР методисты Сөмбел Мөхәммәтовна җитәкчелегендә лидерлар килде.Ике арада әңгәмә бик күңелле барды: алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, программаның эчтәлеге белән таныштырдылар.Үз чиратында безнең мәктәп министрлары да үзләренең эшләре хакында сөйләделәр.Очрашудан безнең мәктәп укучылары бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар, киләчәк өчен планнар кордылар.
-
Тарих елына аяк бастык 20.01.2012
2012 ел- Рәсәй күләмендә "Тарих елы", -дип игълан ителгән иде. 20 гыйнвар көнне мәктәбебездә әлеге елга старт бирелде.Ул "Беркем дә ,берни дә онытылмый", - дигән исем астында үтте.Сугыш тәмамланганга 66 ел вакыт үтсә дә ,әлеге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип йөргән авылдашларыбызның өчесе табылды .Район буенча табылганнарның саны- 39 га җитте.. Аларның туганнарын да мәктәбебез үзенә бик теләп кабул итте. Чара укучылар чыгышы белән башланып китте. Иң дулкынландырганы шунда: Казанның Мемориал-музей җитәкчесе Михаил Валерьевич Черепанов үз эшчәнлекләре хакында сөйләде һәм хәбәрсез югалганнарның туганнарына документлар тапшырды.Әлеге мизгел күпләрне тетрәндерде, тынычлыкның кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.
-
Ата-аналар җыелышы 18.01.2012
18 гыйнвар көнне мәктәптә әти-әниләрнең чираттагы җыелышы булып үтте . Җыелышта түбәндәге көн тәртипләре каралды: 1. Мәктәп директоры Р.Ф.Бәдретдинов чыгышы 2. Мәктәбебезнең кураторы Гөлсинә Фазлыевна чыгышы 3. Сыйныф җитәкчеләренең 1 яртыеллыкка анализлары 4.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Абдрахманова чыгышы( презентация)5. Алан авылы фельдшеры Корбанова Р.К.чыгышы.Гомумән, җыелыш бик җанлы үтте. 1яртыеллыкка анализ ясалды һәм алдагы яртыеллыкка перспективалы планнар каралды.
-
Кечкенәдән эшләп үсәбез. 17.01.2012
Безнең мәктәптә уку елы башыннан һәр сыйныфка биләмәләр бүлеп бирелә.Кыш җиткәч һәр укучы өйләреннән көрәк-себерке алып килә.Кар яуган саен һәр сыйныф мәш килеп үз биләмәсен көри.Башлангыч сыйныф укучылары да бу эшкә бик теләп катнашалар.
-
Эзтабарлар сборы. 16.01.2012
16нчы гыйнвар көнне мәктәптә эзтабарлар белән сбор уздырылды.Сборда эзтабарлар үтәргә тиешле кагыйдәләр искә төшерелде һәм эзтабарларны мәктәптә эшләп килүче укучылар үзидарәсе эшчәнлеге белән таныштырылды.
-
Армспорт җиңүчеләре 14.01.2012
14 январь көнне Чепьяда “Труд” колхозы призына кул көрәше ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп укучылары әлеге ярыштан зур җиңүләр белән кайттылар . Укучыларыбыз : Нурисламов И.Д., Юнысов Б.Р., Корбанова Г.Р. , Габидуллина Ф.Ф.-I урынны, Шәймөхәммәтов Р.Р.- III урынны, Нурисламова Л.Д-II урынны яуладылар.Укучыларыбызга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез.
-
Укучылар үзидарәсе киңәшмәсе 13.01.2012
13нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 8-11нче сыйныф укучылары катнашында “Могҗиза” укучылар үзидарәсенең киңәшмәсе булды.Киңәшмәдә каникул вакытында Салавыч мәктәбендә булып узган кышкы лагерь һәм 6нчы гыйнвар көнне шулай ук Салавыч мәктәбендә уздырылган “ Балтач муниципаль районы балалар оешмасының лидерлары форумы” хакында фикер алышынды.