МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
E-Mail: | scolaalan1@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2023 |
У нас учатся: | 20 учащихся 22 воспитанников / 20укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Имтиханнар башланды. 22.05.2012
11 сыйныфлар өч ен зур сынау чоры башланды. 22 май көнне татар теленнән имтихан тапшырып алар беренче чирканчыкны алды.
-
Конкурста катнаштык
21.05.2012
21 май көнне Сосна урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча 8-11 сыйныфлар катнашында конкурс булып үтте.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 11 сыйныф укучысы Корбанова Гөлшат катнашып кайтты.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә.
17.05.2012
“Сәламәтлек-зур байлык” дигән әйтемне истә тотып башлангыч сыйныф укучылары озын тәнәфестә саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар.
-
Шашка,шахмат уйныйбыз.
17.05.2012
Башлангыч сыйныф укучыларына Гарифуллина Ландыш Василовна шахмат серләрен өйрәтте.Өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан, башлангыч сыйныфларның атналыклары кысаларында ,шашка,шахмат ярышлары да бара.Укучылар бик кызыксынып әлеге уеннарда катнашалар.
-
Без дә варис булдык.
17.05.2012
Пионериягә 90 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә чаралар үткәрү дәвам итә. 17 май көнне 4 сыйныфларны Татарстан Варислар Берлеге сафларына кабул итү тантанасы булды.Бәйрәмнең беренче өлешендә пионериянең 90 еллыгы уңаеннан файдалы әңгәмә,икенче өлешендә укучылар өчен сынаулар,өченче өлешендә Варис сафларына алу тантанасы булып үтте.
-
Файдалы чара.
16.05.2012
16 май көнне “Туган телем-татар теле”- дип исемләнгән класстан тыш фәнни чара үткәрелде. Укучыларның белемен арттыру һәм ныгыту өчен файдалы чара булды.
-
Укучылар ярыша.
15.05.2012
Атналык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен 15 май көнне “Бәхетле очрак ”уены үткәрелде.Уенда төрле кызыклы сораулар бирелде һәм кроссвордлар чишелде.Барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, 4 сыйныф укучысы Аскарова Айсылу I урынны алды.
-
Җиңүләр белән кайттык! 14.05.2012
Бер төркем мәктәбебез у кучылары кул көрәше ярышына барып уңышлар белән кайттылар.Нурисламова Ләйсән-1 урын,Хисаметдинова Ралия- 2 урын,Нигъмәтҗанов Айнур-2 урынны алдылар.Алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Алдынгыларны котлау. 14.05.2012
“Китапханәгә китап бүләк ит”акциясендә һ әм макулатура җыюда актив катнашкан укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Атналыклар дәвам итә.
14.05.2012
Мәктәпнең укыту-тәрбия планы ни гезендә башлангыч сыйныф укучыларының атналыклары башланды.Әлеге атналык кысаларында 14 май көнне “Зирәк укучы” дигән конкурс булып узды.