Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2015

8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Брейн-ринг" уздырылды. Бәйрәм "Туган тел" җырын күмәк җырлап тәмамланды.
-
Музей хезмәткәре белән очрашу 18.02.2015

18 февраль көнне "Әтнә туган якны өйрәнү музее" хезмәткәре Зайнуллина Гөлия белән "Әтнә районы Бөек Ватан сугышы елларында" темасына очрашу булды.
-
Афәрин, Илзат! 17.02.2015

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сәмигуллин Илзт (җитәкчесе - Аскаров Фаил Мәлик улы) технология фәне буенча уздырылган олимпиаданың Республика турында катнашты. 3 көн буена сузылган бәйгедән укучыбыз зур җиңү яулап кайтты. Ул - призер! Афәрин, Илзат!
-
Әдәби әсәрне сәнгатьле укучылар конкурсы 16.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үздырылган әдәби әсәрне сәнгатьле укучылар конкурсының мәктәп этабы җиңүчеләре Хашимова Рүзилә, Хафизова Рәсилә, Аскарова Фәридә әлеге конкурсның район этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 7 сыйныф укучысы Хафизова Рәсилә призлы 3 нче урынга лаек булды.
-
Татар теле атналыгы 16.02.2015

16 февраль көнне 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары катнашында М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган КВН уздырылды. "Җәлил оныклары" һәм "Җәлилчеләр" командалары арасындагы бәйгедә "Җәлилчеләр" командасы җиңүче булды.
-
Чаңгы ярышы 14.02.2015

14 нче февраль көнне Район буенча уздырылган чаңгы ярышында безнең мәктәп укучылары уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. 8кл Галиуллин Булат - VI урын, 9кл Гарипова Илзилә - VII урын.
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2015

Бүген беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм. Алар Әлифба китабы белән саубуллаштылар. Шул уңайдан укучылар, сыйныф җитәкчеләре Самигуллина Резеда Хәмбәл кызы белән “Әлифба бәйрәме” уздырдылар.
-
Уткән еллар кайтавазы 13.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебезнең тарих кабинетында Сугышчан Дан музей почмагы оештырылды. Анда сугыш чоры көнкүреше, сугышта үлеп калган һәм исән кайткан аылдашларыбызның хатлары, фотолары, орден-медальләре куелды. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган эзләнү эшләре һәм проектлары да урын алды.
-
Сугыш ветераны - Әдһәм абый белән очрашу 12.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары, хәзерге көндә бердәнбер исән-сау булган сугыш ветераны Күләев Әдһәм абый янына очрашуга бардылар. Сугыш ветераны бик теләп укучылар белән аралашты, үзенең сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты.
-
"Сугыш язган язмышлар" 10.02.2015

10 нчы февральдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш язган язмышлар" дип аталган кичә уздырылды. Кичәгә, балачагы сугыш елларына туры килгән, ветеран укытучыбыз Закирова Камилә Габдрахман кызы чакырылды.













