Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17 нче май көнне билгеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).
-
Математикадан ВПР 17.05.2016

4 нче классларга бүген математикадан ВПР үткәрелде.
-
3 место в конкурсе "Горячие сердца"
16.05.2016
Наша ДЮП заняла 3 место в конкурсе "Горячие сердца".
-
Профориентация. 13.05.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары профориентация буенча тест уздылар.
-
Парклар маршы - 2016 12.05.2016

Елдагыча ""Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре укучылар арасында "Парклар маршы" дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесе оештыра. Безнең укучыларбыз быел да әлеге чарадан читтә калмады: катнашып 2, 3 нче урыннарга лаек булып, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
ВПР 11.05.2016

11 май көнне 4 класс укучылары Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән тикшерү эшләрендә катнаша башлады. Бүген ул рус теленнән грамматик биремле диктант. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Тантаналы митинг 07.05.2016

Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәр елдагыча митингка җыелдык, өлкәннәр дә, яшьләр дә бүген бер рухта, барыбыз да батырлар алдында баш иябез, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтлибез. Бу көнне аеруча дулкынландыргыч чыгышлар, һәркемнең күзендә яшь тамчылары. Әби- бабаларыбызны искә алабыз, бүгенге матур тыныч тормышыбызга дан җырлыйбыз. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын!
-
Без өмәдә! 04.05.2016

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, мәктәп территориясен тәртипкә китерү буенча, өмәдә катнаштылар.
-
«Үлемсез полк» 02.05.2016

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына «Үлемсез полк» дип аталган почмак оештырылды.
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2016
1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре барыгызга да яшәү көче бирсен. Бәйрәм белән!













