Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Без бергә!" фестивале
28.02.2020
28 нче февраль көнне Түбән Көек төп мәктәбе базасында районкүләмендә укучыларның "Без бергә!" иҗади фестивале үтте. Мәктәбебез укучылары актив катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. 7 нче сыйныф укучысы Шиһапов Рәзил вокал соло буенча 1 урын, 6 нчы сыйныф укучысы Ахмадуллин Ильяр нәфис сүз буенча 3 урын, "Россия киңлекләре" дип исемләнгән күргәзмз белән 1 нче сыйныф укучылары 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!
28 февраля на базе Нижнекуюкской основной школы прошел творческий фестиваль учащихся "Мы вместе!". Учащиеся нашей школы приняли активное участие и заняли призовые места. Ученик 7 класса Шигапов Разиль занял 1 место по вокальному соло, ученик 6 класса Ахмадуллин Ильяр по художественному слову 3 место, с выставкой "Пространства России" учащиеся 1 класса заняли 3 место. Поздравляем!
-
Прием в 1 класс
27.02.2020
Вниманию родителей будущих первоклассников.
С 1 февраля 2020 года начался прием в 1 класс МБОУ "Кубянская СОШ"на 2020-2021 учебный год.Заявление необходимо подать в электронном виде на сайте https://uslugi.tatarstan.ru. Для получения услуги необходимо наличие учетной записи ЕСИА не ниже второго уровня (Стандартная учетная запись ЕСИА).Инструкция для регистрации в ЕСИА прилагается на сайте школы, в разделе "Прием в 1 класс"
-
"Ачык ишекләр" көне
26.02.2020
26 нчы февраль көнне мәктәбебездә "Ачык ишек" ләр көне үтте. Әти - әниләр ачык дәресләр карадылар, укучыларның белем сыйфаты һәм тәртибе турында мәгълүмат белән таныштылар.Үзләренең бик күп сорауларына җаваплар алдылар.
26 февраля в нашей школе прошел День открытых дверей. Родители посмотрели открытые уроки.Получили ответы на многие свои вопросы.
-
Ягез, әле егетләр!
21.02.2020
Мәктәптә хәрби - патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. 7-11 нче сыйныф егетләре һәм физкультура укытучысы Зарипов Б.А. белән берлектә "Ягез,әле егетләр!" бәйгесе үтте. Бәйгегә төрле ярыш төрләре алынган иде. Көч сорый торганы да, акыл белән үти торганы да бар. Егетләребез сынатмадылар. Туган илебезне сакларга, аны якларга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә инде кызларыбыз, аларны бәйрәм белән котлап, җырлар җырлады, биеде һәм шигырьләр бүләк иттеләр.
В школе прошел военно - спортивный конкурс "А ну -ка парни!" для 7-11 классов. Конкурс прошел очень активно и интересно.
-
Мәрҗани - таңыбызның Чулпаныдыр!
21.02.2020
21 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары 7 нче Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференциядә чыгыш ясап кайттылар. "Ш.Мәрҗани - таңыбыз Чулпаны" секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш 1 урынны яулады, 10 нчы сыйныф укучысы Закирҗанов Эмиль уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булды."Татар телебезне, милли мирасыбызны саклауга керткән өлеше" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Вафина Зәлия дипломга лаек булды. Котлыйбыз, укучылар!
Учащиеся нашей школы выступили на VII республиканскоv научно - практическоv конференции имени Ш.Марджани.В секции " Ш. Марджани - таңыбыз Чулпаны " ученица 9 класса Хуснутдинова Ландыш заняла 1 место, ученик 10 класса Закирзянов Эмиль успешно выступил и получил сертификат.В номинации" Вклад в сохранение татарского языка, национального наследия " дипломом награждена ученица 8 класса Вафина Залия. Поздравляем!
-
Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы
19.02.2020
Хәрби патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә "Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы", "Гаиләм тарихында Әфган сугышы" дигән темаларга стенгазета чыгару бәйгесе игълан ителде. Бу максаттан чыгып, сыйныфлар эзләнү эшләре алып бардылар. Материал тупладылар. Нәтиҗәдә бик эчтәлекле стенгазеталар күргәзмә итеп куелды.
Конкурс стенгазет посвященной к Великой Победе.
-
Җәлил укулары
19.02.2020
8 нче сыйныф укучысы Вафина Зәлия 2 нче Халыкара "Җәлил укулары" нда катнашып, 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Укытучысы Садриева А.Г. Котлыйбыз аларны!
Ученица 8 класса Вафина Залия победительница 2 го Международного конкурса "Джалиловские чтения". Учитель Садриева А.Г. Поздравляем!
-
"Шорт -трейк" ярышы
17.02.2020
Кышкы спартакиада кысаларында 17 нче февраль көнне шорт -трейк ярышы узды. Ярышта 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бик теләп ярышка әзерләнеп, үзләренең спорттагы нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Ярыш үз югарылыгында үтте. Җиңүчеләр мактау кәгазьләренә ия булдылар.
Спортивные соревновании "Шорт -трейк" среди уащихся 2-8 классов.
-
"Лыжня России 2020"
15.02.2020
7 нче сыйныф укучысы Гараева Әлфинә, 14 яшьлекләр арасында "Лыжня России" ярышына катнашып, 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз, Әлфинә. Уңышлар сиңа!
Поздравляем ученицу 7 класса Гараеву Альфину с победой в соревновании "Лыжня России 2020" . Она заняла 3 место.
-
Батырлык үрнәге
13.02.2020
Мәктәптә хәрби - патриотик тәрбия айлыгы кысаларында төрле чаралар үтә. 6-8 нче сыйныф укучылары да М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр.Чара татар теле укытучысы Садриева А.Г. җитәкчелегендә оештырылды. Чарада укучылар тарафыннан ясалган презентация каралды. Викторина булды. Һәм әлбәттә, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучыларда ватанпәрвәрлек хисе,туган якка мәхәббәт тәрбияләнде.
День памяти великого татарского поэта, героя Советского Союза Мусы Джалиля.