Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Kubyanskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
| Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Участок инспекторы белән очрашу. 04.10.2016

Бездә бүген кунак булып китте-участок инпекторы Сабиров Фәнил. Фәнил Фаритович балаларга урамда үз-үзенне тоту, урам аша тиешле урыннан чыгу кебек иң мөһим кагыйдәләрне аңлатты. Бу очрашудан балалар бик канәгать калдылар.
-
Ата-аналар җыелышы. 03.10.2016

-
Өлкәннәр көне бездә! 01.10.2016

Бакчабызда шаулап гөрләп өлкәннәр көне үзды. Бәйрәмдә балалар яраткан әби бабайларына җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Өлкәннәр исә, үз чиратында бәйрәмнән ләззәт алып кайтып киттеләр.
-
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары; Юк яшеллекләр хәзер , урман вә сахра сап-сары. Көзге табигатьтә сәяхәттә булдык, үзгәрешләрне күзәттек, яңалыклар ишеттек. 26.09.2016

-
Мул уңыш җыеп алынган көзге бакча буйлап күзәтү үткәрдек. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән танышып бару бик мөһим. 24.09.2016

-
Артистлар бездә дә бар... 22.09.2016

Балаларда якыннарына, әти- әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан сөйләм үстерү эшчәнлегендә татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек. Балалар әлеге эшчәнлектән бик тә кәнагать калдылар чөнки аларның артислык сәләтләре дә ачылды.
-
"Алма- дисәң дә алалар..." 17.08.2016

Безнең балалар бакчасының алма бакчасы бар. Анда берсеннән берсе тәмле алмалар үсә. Бүген ул алмалардан балалар да авыз итте.
-
"Җәйге кросс" 13.08.2016 “Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын” Ж.Ж.Руссо.

-
"Әй- ямьле ЖӘЙ!!!" 10.08.2016

Җәй, җәй- инде сонгы аенга да кереп аны ваклап маташабыз!. Балалар белән бүген табигатькә чыктык. Җәйнең матур вакытларына хозурланып кайттык. Инде басуларда игеннәр җыелган, кырлар буш калган. Шулай булуга карамастан без басуларны да карадык, балалар белән белемнәребезне тикшердек , ныгыттык. Балалар бик канәгать калдылар...
-
Балаларның режим вакытларын оештыру. 05.08.2016

Балалар бакчасында балаларның режим вакытларын файдалы итем үткәрү, һәр тәрбияченең төп бурычларының берсе. Безнең балалар бакчасында бигрәктә җәй айларында балаларга уйнарга күңел ачырга вакыт күп - шунлыктан без өстәл уеннарына, хәрәкәтле уеннарга вакытны тигез бүлергә тырышабыз. Балалар өстәл уеннарыннан "Домино", "Лото", "Рәсемнәр төзү"," Лего" ны үз итәләр. "Лего" -балаларның кул маторикасын, төзү сәләтләрен, уйлау, фантазияләү кебек сыйфатларны үстерә.







