Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskubyan.Atn@tatar.ru, gulfija.shagidullina2012@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 36 воспитанников |
У нас учат: | 3 педагога |
Новости МБДОУ "Кубянский детский сад"
Очрашу узды....
Опубликовано: 22.05.2018Юлда йөрсәң бул сизгер, юл кагыйдәсен яхшы бел!
Авыл җирлегендә яшәсәк тә юл кагыйдәләрен яхшы белү бик кирәк. Шуңа күрә, балалар уртанчылар төркеменнән үк юл кагыйдәләрен өйрәнә башлыйлар: зур юлларда үз-үзеңне ничек тотарга, юл аркылы ничек чыгарга, машинага утырып йөргәндә үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре ни аңлата..... Дәресләр уен формасында төрләндереп алып барабыз, максатчан экскурсияләр, очрашулар, төрле ярышлар - болар безнең эш формалары. Бүген безнең бакчага очрашуга өлкән участковый Сабиров Фәнил Фаритович, ПДН инспекторы Муртазина Гүзәлия Котдусовна һәм Мухаметзянова Илүзә Илнуровна килделәр. Алар балалар белән әңгәмә кордылар, белемнәрен тикшерделәр. Юлда гына түгел, җәмәгать урыннарында, су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга да тукталдылар. Безнең балаларыбыз да югалып кала торган түгелләр, үзләренең белгәннәрен әйтеп бирделәр. Фәнил абыйларына тәртипле булырга, хаттә кайберләре әти-әниләренә юл кагыйдәләрен бозарга юл куймаячакларын да (кайвакыт алай да булып куя икән шул) әйтеп сүз бирделәр.
Шундый эчтәлекле, истә кала торган очрашуга килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле инспекторлар! Сезгә уңышлар телибез! Тагын үзебездә кунакта көтеп калабыз.
К списку новостей