Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 8 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Kubyanskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубянский детский сад" |
| Руководитель: | Ханафиева Лейсан Зульфаровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кубянский детский сад" Атнинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп тору бик кирәк!" 14.12.2016

Бүген бездә кунакта, Янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасы хезмәткәре- командир Бикмуллин Динар Айдар улы. Ул безгә кайсы очракларда янгын килеп чыгарга мөмкин, бу очракта нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга әлеге очрашу бик ошады. Алар Динар Айдар улын тагын кунакка чакырып озатып калдылар.
-
"Иң оста рәсем ясаучылар бездә!" 10.12.2016

"Ата-аналар һәм балалар белән берлектә ясалган "Яңа елны ничек каршылыйбыз" һәм "Кышкы уеннар" дип исемләнгән рәсем күргәзьмәгә дә рәсемнәр килә башлады. "
-
Антикоррупция! 09.12.2016

-
"Кошларга бергәләп ярдәм итик!" 06.12.2016

Безнең балалар бакчасында "Кошларга бергәләр ярдәм итик!" дип исемләнгән акция башланып китте. Элеге эшне ата-аналар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып килүдән башладык. Балалар бик кызыксынып бу эшкә тотындылар . Муратов Әнвәребез үзенең ничек җимлек эшләгәнен фотога да төшерергә онытмаган...
-
"Табиб- күзәтүе" 05.12.2016

Балалар бакчасында авылыбыз табиблары Төхватуллина Раиля һәм Хабибуллина Дилә апалары балаларны бик икътибар белән карадылар. Гриппка каршы үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
"Әни кирәк! Әни кирәк..!" 30.11.2016

"Көзнең соңгы көнендә, безнең бакчада шаулап гөрләп әниләр бәйрәме узды. Бу көнне бар да шат, көләч иделәр..."
-
"Әниләргә бүләк" 28.11.2016

Режим вакытларында балалар әниләргә бүләкнең кайбер өлешләрен алдан ясап куйдылар. Ана өчен баласы үз куллары белән ясаган бүләктән дә кадерлесе юктыр...
-
"Ата-аналарга янгын куркынычсызлыгы турында..." 25.11.2016

"Без балаларга янгын куркынычсызлыгы турында үзебез генә сөйләп калмыбыз, ә бәлки бу җаваплы эшне ата-аналар белән берлектә башкарырга тырышабыз. Чөнки, баланың куркынычсызлыгын өйдә яки балалар бакчасында саклау безнең төп бурычларның берсе. Янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасыннан алган мәгълүмати кәгазьләрне аларга да тараттык.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз! 24.11.2016

Гатауллина Рафия Әтнә районы Бәрәзә балалар бакчасында семинарда булып кайтты. Семинарда "Mimio студия алымнарын куллану буенча математика оештырылган эшчәнлеген карады. . Тәҗрибәләр белән уртыклашты.
-
Җылылыкка карата сакчыл караш тәрбияләү буенча яңа дидактик уеннар уйнадык. Әлеге уенның максаты: җылылыкка карата сакчыл караш тәрбияләү, җылылык бүлеп чыгаручы һәм җылылыкны саклаучы предметлар булган рәсемнәрне дөрес итеп табу һәм аеру. 17.11.2016








