Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Әдипләребез Сибгат Хәким музеенда 25.02.2022
25 февраль көнне Сибгат Хәким музеена әдипләребез кунакка кайтты.
-
Биатлон турниры 25.02.2022
25 нче февраль көнне батырларча һәлак булган сугышчы-интернационалист Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы истәлегенә багышланган биатлон турнирында мәктәбебез командасы III урын яулады. Команда составында Хәкимуллин Айназ (8 нче сыйныф), Хәмитов Дәниф, Зарипов Айназ (7 нче сыйныф) көч сынаштылар. Шәхси беренчелектә – Зарипов Айназ – II урын.
Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Илдар Сафиуллин истәлегенә узган чаңгы ярышы 22.02.2022
Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин истәлегенә узган чаңгы ярышында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Хәмитов Дәниф 3 урын алды. Аны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!!! Районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Хәмидуллина Ирина Василий кызы 2 нче урын алды, ә команда 3 нче урынны яулады. Уңышлар телибез!!!
-
Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль 22.02.2022
Укучыларыбыз Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый" әкият-тамашасын сәхнәләштерделәр. Яшь артистларыбызны тамашачы бик җылы каршылады. Укучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2022
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре узды
-
Әлифба бәйрәме 19.02.2022
19 нчы февраль көнне мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Чара бик эчтәлекле һәм күңелле үтте
-
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни - гамәли конференциясендә катнаштылар 18.02.2022
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни - гамәли конференциясендә 8 нче сыйныф укучысы Степанова Ксения (җит. Сафина Р.Р.), 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Илсур (җит. Хакимуллина Г.Г.) актив катнаштылар. 8 нче сыйныф укучысы Гыйниятова Әдилә (җит. Паутова Г.Г.) 3 нче урын алды. Укучыларыбызны котлыйбыз, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге II Районара укулары" 13.02.2022
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге II Районара укулары" ның "Шиһабетдин Мәрҗани мирасын кайтару" юнәлешендә чыгыш ясап, 7 нче сыйныф укучысы Галимуллина Рәзилә диплом белән бүләкләнде (җит. Сафина Р.Р.). Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Татарстан чаңгы юлы - 2022 12.02.2022
"Татарстан чаңгы юлы-2022" чаңгы ярышында 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 7 нче сыйныф укучысы Хәмитов Дәниф 1 нче урынны яулады. Укытучысы Хәмидуллин Р.Р. Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ирина Васильевна уз яшьтәшләре арасында шулай ук 1 нче урын яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Учитель года России -2022" 11.02.2022
"Россия ел укытучысы-2022" региональ этабының зона этабында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Рәмзия Рәүф кызын уңышлы чыгышы белән тәбрик итәбез.