Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | shkool5@yandex.ru;SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 42 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Илдар Сафиуллин истәлегенә узган чаңгы ярышы 22.02.2022
Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин истәлегенә узган чаңгы ярышында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Хәмитов Дәниф 3 урын алды. Аны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!!! Районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Хәмидуллина Ирина Василий кызы 2 нче урын алды, ә команда 3 нче урынны яулады. Уңышлар телибез!!!
-
Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль 22.02.2022
Укучыларыбыз Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый" әкият-тамашасын сәхнәләштерделәр. Яшь артистларыбызны тамашачы бик җылы каршылады. Укучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2022
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре узды
-
Әлифба бәйрәме 19.02.2022
19 нчы февраль көнне мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Чара бик эчтәлекле һәм күңелле үтте
-
Укучыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни - гамәли конференциясендә катнаштылар 18.02.2022
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни - гамәли конференциясендә 8 нче сыйныф укучысы Степанова Ксения (җит. Сафина Р.Р.), 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Илсур (җит. Хакимуллина Г.Г.) актив катнаштылар. 8 нче сыйныф укучысы Гыйниятова Әдилә (җит. Паутова Г.Г.) 3 нче урын алды. Укучыларыбызны котлыйбыз, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге II Районара укулары" 13.02.2022
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге II Районара укулары" ның "Шиһабетдин Мәрҗани мирасын кайтару" юнәлешендә чыгыш ясап, 7 нче сыйныф укучысы Галимуллина Рәзилә диплом белән бүләкләнде (җит. Сафина Р.Р.). Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Татарстан чаңгы юлы - 2022 12.02.2022
"Татарстан чаңгы юлы-2022" чаңгы ярышында 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 7 нче сыйныф укучысы Хәмитов Дәниф 1 нче урынны яулады. Укытучысы Хәмидуллин Р.Р. Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ирина Васильевна уз яшьтәшләре арасында шулай ук 1 нче урын яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Учитель года России -2022" 11.02.2022
"Россия ел укытучысы-2022" региональ этабының зона этабында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Рәмзия Рәүф кызын уңышлы чыгышы белән тәбрик итәбез.
-
Акция "Блокадный хлеб" 27.01.2022
Мәктәптә "Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер дәресе үтте.
В школе прошёл Всероссийский урок памяти «Блокадный хлеб»
-
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2022" 13.01.2022
Мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сафина Римма Ришат кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында призер булды. Котлыйбыз!!! Республикада да зур уңышлар телибез!