Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Соревнование по бадминтону 15.12.2021
Төп мәктәп укучылары арасында узган бадминтон буенча ярышта Күлле Киме мәктәбе укучылары командасы 2 нче урын яулады. 8 нче сыйныф укучысы Гыйниятова Адилә 1 урын алды. Җитәкчеләре : Хәмидуллин Р.Р. Котлыйбыз!
-
Олимпиададагы уңышыбыз 05.12.2021
Мәктәбебез укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. 7 нче сыйныф укучысы Закиров Илназ биологиядән призёр (укытучысы Паутова Гүзәл Габделнур кызы) булды. Укучыбызны һәм аны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
Учащиеся школы успешно выступили на муниципальном этапе Всероссийской олимпиады школьников.Закиров И. по биологии – призёр (учитель – Паутова Г.Г.). Поздравляем с большой победой ученика и учителя!!!
-
Музейга экскурсия 04.12.2021
Сибгат Хәкимнең тууына 110 елны искә алып, һәр сыйныф укучысы үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән мәктәбебездә урнашкан Сибгат Хәким музеенда булдылар.
-
Музейга экскурсия 03.12.2021
Сибгат Хәкимнең тууына 110 елны искә алып, һәр сыйныф укучысы үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән мәктәбебездә урнашкан Сибгат Хәким музеенда булдылар.
-
Сибгат Хәкимгә 110 ел 02.12.2021
2 декабрь мәктәбебездә Сибгат Хәкимнең 110 еллыгына багышланган "Туган як җырчысы" исемле әдәби - музыкаль кичә узды.
2 декабря в нашей школе прошел литературно - музыкальный вечер посвященный 110-летию Сибгата Хакима.
-
"Сибгат чишмәсе" конкурсы финалы 01.12.2021
1 декабрьдә мәктәбебез музеенда "Сибгат чишмәсе" районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесенең финалы булды.Укучыларыбыз: Хөсәенов Ислам -1 нче дәрәҗә лауреат, Хөснетдинова Иркә -1 нче дәрәҗә дипломант, Газимова Рүфинә -1 нче дәрәҗә дипломант, Хәмидуллин Инсаф - 3 нче дәрәҗә дипломант, укытучыларыбыз - Вәлиева М.Р.-1 нче дәрәҗә лауреат, Хәмидуллина И.В.- 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны котлыйбыз!
-
"Сибгат чишмәсе" конкурсы 18.11.2021
Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп белем бирү мәктәбе укучылары Хәкимуллина Алисә (җит. Валиева М.Р.), Зарипова Ания, Галимуллина Фәридә, Газимова Рүфинә (җит.Юсупова Г.И.), Хамидуллин Инсаф, Хөснетдинова Иркә (җит. Хамидуллина И.В.), Хөсәенов Ислам (җит.Хөсәенова Р.Р.) Сибгат Хәкимнең тууына 110 - ел тулу уңаеннан "Сибгат чишмәсе" районкүләм әдәби шигырь укучылары бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. 4 укучыбыз финалга үтте. Котлыйбыз! Күлле-Киме төп белем бирү мәктәбе укытучылары Вәлиева М. Р, һәм Хәмидуллина И.В. да Сибгат Хәким шигырьләрен яттан сөйләп финалга үттеләр. Котлыйбыз!
-
Туган тел укытучылары семинары 17.11.2021
17 нче ноябрь көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының « Дәресләрдә, җирле компонентлар кулланып, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү »темасына семинар-практикумы булып узды.Семинар барышында ачык дәресләр тәкъдим ителде: 5 нче сыйныфта татар теле дәресен Хөсәенова Р.Р., 7 нче сыйныфта әдәбият дәресен - Сафина Р. Р. үткәрде. Шулай ук туган телләр буенча методист районда милли мәгарифне үстерүнең төп аспектлары белән таныштырды. Семинарга йомгак ясап, семинарда катнашучылар аның нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр. Семинар кунаклары Сибгат Хәким музеенда да булдылар
17 ноября на базе МБОУ «Кулле-Киминская ООШ» прошел семинар-практикум учителей родного языка и литературы . В ходе семинара были представлены открытые уроки: урок родного языка в 5 классе провела Хусаенова Р., урок литературы в 7 классе Сафина Р.Р. На семинаре обсуждались вопросы организации учебного процесса в условиях реализации ФГОС основного образования, компетенция учителя и обучающегося в учебном процессе, совершенствование работы школ с изучением родного(татарского) языка. А также методист по родным языкам познакомила с основными аспектами деятельности и развития национального образования в районе. Подводя итоги, участники семинара высоко оценили эффективность и практическую направленность семинара. Гости семинара посетили музей Сибгата Хакима.
-
"Гаилә һәм мәктәп" журналыннан Рәшит Минһаҗ бездә кунакта! 17.11.2021
17 ноябрь көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-популяр әти- әниләр өчен “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәшит Минһаҗ булып китте. Ул мәктәп тормышы һәм Сибгат Хәким музее эшчәнлеге белән кызыксынды.
17 ноября МБОУ “Кулле-Киминская ООШ” посетил заместитель главного редактора ежемесячного общественно-педагогического и научно-популярного журнала для родителей “Семья и школа” Рашит Мингазов.
-
Җәлил укулары 15.11.2021
"Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, 7-10 яшьлекләр арасында 2 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә 3 нче урын яулады (җитәкчесе Йосыпова Г.И.), 11-15 яшьлекләр арасында 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам 1 урынны (җитәкчесе Хөсәенова Р.Р.), коллектив белән чыгыш ясаучылар арасында 7 сыйныф укучылары Хөсәенов Ислам, Хәмитов Дәниф, Зарипов Айназ 1 нче урын яуладылар(җитәкчеләре Сафина Р.Р.). Аларны котлыйбыз. 1 нче урын алучы укучыларыбыз Кукмара районында узачак зона этабында да катнашачаклар. Анда да уңышлар насыйп булсын!