Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Сибгат чишмәсе" республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе финалы 02.12.2022
2 нче декабрь көнне Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда "Сибгат чишмәсе "республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең финалы узды. Укучыларыбызның уңышлары безне бик сөендерде. 3 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә "Сибгат Хәким әсәрен татар телендә башкару номинациясендә "Сибгат оныклары" махсус бүләге белән бүләкләнде. 3 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания "Сибгат Хәким әсәрен татар телендә башкару номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант исемен алды (Җитәкчеләре Йосыпова Г.И.). 3 нче сыйныф укучысы Нуриев Айнур "Сибгат Хәким әсәрен рус телендә башкару номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе : Нуриева Г.Р.) 4 нче сыйныф укучысы Каюмова Зәринә "Сибгат Хәким әсәрен татар телендә башкару номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат исемен алды (Җитәкчеләре Латыпова Г.Ә.). . 6 нчы сыйныф укучысы Газимов Рәнис "Сибгат Хәкимнең фронт поэзиясе номинациясендә "Сибгат оныклары" махсус бүләге белән бүләкләнде (Җитәкчесе Хөсәенова Р.Р..). 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам "Сибгат Хәким әсәрен татар телендә башкару номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды (Җитәкчеләре Хөсәенова Р.Р..).9 нчы сыйныф укучысы Степанова Ксения "Сибгат Хәким әсәрен татар телендә башкару номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат исемен алды (Җитәкчеләре Паутова Г.Г.). Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән укытучыларыбызны кайнар котлыйбыз!!!
-
Башлангычлар атналыгы дәвам итә 01.12.2022
Бүген башлангыч укытучысы Хәмитова Р.Г. "Табышмак әйтәм - тап" дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрде. 2 команда арасында үткән ярыш бик күңелле һәм җанлы үтте. Балаларда халык авыз иҗатына карата кызыксыну уятылды.
-
Башлангычлар атналыгы башланды 30.11.2022
Мәктәбебездә башлангычлар атналыгы башланды. Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Латыпова Г.Ә. әниләргә багышлап викторина үткәрде. Викторина барышында әниләргә багышланган шигырьләр дә сөйләнелде, җырлар җырланды. Укучыларыбызда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләнде.
-
"Сибгат чишмәсе" республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең сайлап алу туры 29.11.2022
29 ноябрь көнне Күлле Киме мәдәният йортында "Сибгат чишмәсе" республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең сайлап алу туры булды. Бу бәйгедә Күлле Киме мәктәбеннән 19 укучы катнашты. Укучыларның һәрберсе уңышлы чыгыш ясады. Аларның финалга чыгуларын телибез!
-
V Международный конкурс вокалистов и чтецов "Голос Татарстана" 29.11.2022
Ученица 3 класса Зарипова Ания в V Международном конкурсе вокалистов и чтецов "Голос Татарстана" стала лауреатом 3 степени . Поздравляем ее и желаем творческих успехов!
-
Көрәш 26.11.2022
Арча районында 2009 нчы елгы һәм кечерәк яшьтәге егетләр арасында Искәндәровлар гаиләсе призына үткән көрәш булып узды. 6 нчы сыйныф укучысы Газимов Рәнис 2 нче урын яулады. Тренеры : Шәрәфиев Р.И. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
"Татарча диктант яз" дөньякүләм белем тикшерү акциясе 25.11.2022
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамау максатыннан мәктәбебездә "Татарча диктант яз" дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.
-
Математика укытучыларының семинары 18.11.2022
!8 нче ноябрь көнне мәктәбебездә математика укытучыларының семинары булып узды. Сафиуллин Алмаз Әнәс улы һәм Паутов Марат Эдуард улы ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр эшлекле, мавыктыргыч булды
-
" Мин. Син. Эшмәкәр"форумында катнашучы Әтнә һәм Балтач яшьләре бездә кунакта 18.11.2022
18 ноябрь көнне Сибгат Хәким музеена Әтнә районында 18-20 ноябрьләрдә "Авыл яшьләре: чынбарлык һәм перспективалар"мәгариф программасы проекты рамкаларында уза торган " Мин.Син.Эшмәкәр"форумында катнашкан Әтнә һәм Балтач яшьләре экскурсиядә булдылар. Сибгат Хәким, аның иҗаты, Күлле Кименең күренекле кешеләре турында игътибар белән тыңладылар. Күлле Киме мәктәбе янында яңа төзелгән тренажерлар залында да булдылар.
-
"Укучы әни - укучы ил " Республика конкурсы 18.11.2022
"Укучы әни - укучы ил " Республика конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. 3 нче сыйныф укучысы Зарипова Ания "Әни белән бергә укыйбыз "номинациясендә 3 нче урын алды. 5 нче сыйныф укучысы Хамидуллин Инсаф шул ук номинациядә җиңү яулады һәм эше республикага үтте. Укучыларыбызны һәм аларның әниләрен кайнар котлыйбыз. Уңышлар телибез!