Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Хатлар яздым утырып..."кичәсе 06.02.2023
6 нчы февраль көнне Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә маүсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән "Хатлар яздым утырып..." кичәсе узды. Кичә укучылар өчен искиткеч дәрәҗәдә хәрби - патриотик тәрбия булды.
-
Сталинград сугышының 80 еллыгы 03.02.2023
Сталинград – герой-шәһәр. Шәһәрне азат итү белән Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылыш башлана. Сталинград өчен сугыш 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр сузыла. Һәр урам, һәр йорт өчен барган бу сугыш совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыкларын мәңгеләштерә.
С.Хәким музеенда укучыларыбызга шушы батырлыкны чагылдырган “Сталинградская битва” фильмы күрсәтелде.Сталинград – город-герой. С освобождением города начался коренной перелом во Второй мировой войне. Бои за Сталинград продолжались с 17 июля 1942 года по 2 февраля 1943 года. Эта битва за каждую улицу, каждый дом увековечивает подвиг советских воинов.
В музее С. Хакима учащимся был показан фильм “Сталинградская битва”, отражающий подвиг советских воинов. -
Ветеран укытучы белән очрашу 30.01.2023
30 нчы январь көнне башлангыч сыйныф укучылары ветеран укытучы Йосыпов Наил абый белән очраштылар. Наил абый балаларга 900 көн, төн барган Ленинград блокадасы турында җентекләп сөйләде. Блокада вакытында барган фаҗигале вакыйгаларны: икмәк мәсьәләсе, авыр тормыш, шәһәр кешеләренең Невадагы аяусыз батырлыгы рәсемнәр һәм презентация ярдәмендә аңлатып барылды. Иң тетрәндергәне - бу блокадада Ленинград укучысы Таня Савичеваның күргән авырлыклары.Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Очрашу бик җанлы үтте.
-
Международный день памяти жертв Холокоста 29.01.2023
9 нчы ел үткәрелә торган Холокост корбаннарына багышланган Хәтер атналыгына кушылып, Сибгат Хәким музеенда 27 нче гыйнвар көнне 7-8 нче сыйныф укучылары өчен презентация ярдәмендә "Освенцим" ( "Аушвиц") дигән исем астында лекция укылды. Девятый год подряд в январе состоится Неделя Памяти жертв Холокоста. По этому поводу 27 января в музее Сибгата Хакима прошла лекция под названием "Освенцим" ("Аушвиц") с помощью презентации для 7-8 классов
-
Литературная игра "По следам сказок Ш.Перро" 26.01.2023
26 января в нашей школе с учащимися начальных классов прошла литературная игра "По следам сказок Ш Перро". Под мелодичные звуки французской народной музыки познакомили детей с жизнью и творчеством писателя. Ребята весело поучаствовали в игре - викторине, ответили на вопросы, отгадали сказочные загадки и спели песню "Красная Шапочка" . Большой интерес у ребят вызвала книжная выставка по сказкам Шарля Перро.
-
Күңелле очрашу 25.01.2023
25 нче гыйнвар көнне мәктәбебезгә Бәрәңге районы Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта гомуми белем мәктәбеннән бер төркем укытучылар килде. Гайнан Кормаш, Сибгат Хәким турындагы истәлекләрне яңарттык . Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу.
-
Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу 17.01.2023
Әтнә янгын сүндерү бүлегеннән Абдуллин Г. укучылар белән очрашты. Ул укучыларны янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү буенча уку йортлары, андагы шартлар белән таныштырды.
-
Кыш бабай призына көрәш турниры 05.01.2023
"Ашыт" спорт комплексында Кыш бабай призына көрәш турнир узды. Безнең мәктәптән 5 кешелек команда катнашты. Укучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Үз авырлыгында 3 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә 1 нче урынны, 6 нчы сыйныф укучысы Газимов Рәнис 2 нче урынны яулады. "Иң чиста көрәшүче" кубогын да Рүфинә отты. (Тренерлары : Шәрәфиев Р.И.) Укучыларыбызны котлыйбыз. Алда да зур уңышлар телибез!
-
Телефон доверия для детей, подростков и их родителей 31.12.2022
Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан – Волынец Ирина Владимировна
-
Укучыбыз - җиңүче! 30.12.2022
"Әтнә таңы" гәҗите "Әтнәгә кыш килде" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә 3 нче сыйныф укучыбыз Зарипова Ания җиңү яулады. Котлыйбыз!