Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Тарихта без эзлебез" районкүләм шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесе 02.03.2023
Күңгәр мәдәният йортында узган "Тарихта без эзлебез" районкүләм шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесендә мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Саймә Әхәт кызы үз гаиләләренең шәҗәрәсе белән катнашып, 3 нче урын яулады. Сабировлар гаиләсен уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Кормаш укулары" регионара шигырь укучылар конкурсы 28.02.2023
Укучыларыбыз Мари Иле Республикасы Бәрәңге районы Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта мәктәбендә үткән "Кормаш укулары" регионара шигырь укучылар конкурсында катнашып, призлы урыннар алдылар. 2 нче сыйныф укучылары Мортазин Данир II дәрәҗә дипломант, Аль-Омар Гайшә III дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Вәлиева М.Р.), 3 нче сыйныф укучылары Зарипова Ания I дәрәҗә дипломант, Газимова Рүфинә I дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Йосыпова Г.И.), 4 нче сыйныф укучысы Сафиуллин Илнар II дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Латыпова Г.Ә.), 5 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Инсаф I дәрәҗә дипломант, 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә II дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Сабирова С.Ә), 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә II дәрәҗә дипломант, 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам I дәрәҗә дипломант,(җитәкчеләре: Хөсәенова Р.Р.), 7 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә I дәрәҗә дипломант,(җитәкчесе: Сафина Р.Р.), 9 нчы сыйныф укучысы Степанова Ксения I дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Закирова К.Г.), 9 нчы сыйныф укучысы Гыйниятова Адилә II дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Паутова Г.Г.). Һәр укытучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Уңышларыбыз белән горурланабыз, укучыларыбызга да, укытучыларыбызга да сәламәтлек телибез!
-
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестивале 27.02.2023
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты булып узды. Хөснетдинова Иркә белән Хөсәенов Ислам "Конферанс" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре : Хөсәенова Р.Р.) Аларны котлыйбыз! Зона этабында да зур уңышлар телибез!
-
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестивале 27.02.2023
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты булып узды. "Яшьлек" бию төркеме "Хореография " номинациясендә II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре : Гайнетдинова Г.С..) Аларны котлыйбыз!
-
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестивале 27.02.2023
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты булып узды. "Иделия"вокаль ансамбле "Вокаль ансамбль" номинациясендә дипломант исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре : Гайнетдинова Г.С..) Аларны котлыйбыз!
-
Хәмидуллин Р.Р. истәлегенә чаңгы ярышы 25.02.2023
25 нче февраль көнне мәктәбебездә директорыбыз Хәмидуллин Рәдис Рәшит улы истәлегенә чаңгы ярышы булды. Бу ярышта һәр укучы теләп катнашты.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023
22 февраль көнне "Ягез әле,егетләр" конкурсы үткәрдек. 5-9 нчы сыйныф егетләре , 2 командага бүленеп, төрле ярышларда көч сынаштылар. Жюри ярышның һәр төрен гадел бәяләде. Дуслык җиңде.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023
22 нче февраль көнне 2-4 нче сыйныфтагы егетләр арасында "Күңелле стартлар" үткәрелде. Төрле конкурсларда укучыларыбыз үзләренең көчләрен сынады.
-
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде 21.02.2023
Безнең туган телебез - татар теле. "21 февраль - Туган тел көне" дип исемләнгән кичәбезне туган телебезгә багышлап үткәрдек. Бу кичә барышында укучыларыбызга ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләнде.Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли узаң, милли горурлык хисләре булдыру өстендә эшләнде. Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз икәнлеге укучыларыбызга төшендерелде.
-
XVII Спартакиада кысаларында чаңгы ярышы 18.02.2023
18 нче февраль көнне төп мәктәп укучылары арасында XVII Спартакиада кысаларында чаңгы ярышы булып узды. 8 нче сыйныф укучысы Хәмитов Дәниф 3 нче урынны (укытучысы Хәмидуллина И.В.), мәктәбебез командалар арасында 3 нче урынны яулады. Укучыларыбызны котлыйбыз!