Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Янга-Салский детский сад Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңасала балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422011, Республика Татарстан, Арский район, с. Янга-Сала, ул. Клубная, д. 18 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssala.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Янга-Салский детский сад"/"Яңасала балалар бакчасы"МБМББУ |
| Руководитель: | Газизова Гульназ Габдельфаязовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 12 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Янга-Салский детский сад Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңасала балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
ФЭМП 08.02.2016

ФЭМП эшчәнлеге барышында балалар флепчартта таныш геометрик фигуралар, аларның элементлары( почмаклары, яклары, түбәсе, очы) һәм кайбер үзенчәлекләре турындагы күзаллауларын ныгыту,модельләштерергә өйрәтү, предметларның формасын һәм аерым өлешләрен чагыштырырга өйрәтү өчен менә дигән чара. Балалар флепчартта бик теләп һәм яратып эшлиләр.
-
Китапханәгә сәяхәт 05.02.2016

Китапны бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
-
Музейда кунакта булдык. 04.02.2016

Балалар белән якташыбыз Гомәр Бәширов музейында булдык. Фәридә Альбертовна балаларга язучы турында кызыклы әйберләр сөйләде.
-
Ташбака рәсеме ясадык 03.02.2016

Балалар белән бергә ракушкалардан ташбакалар ясадык.Ташбакаларыбыз бик матур килеп чыкты.
-
Безнең Алисә бүген дежур 02.02.2016

-
Татар халык почмагы 01.02.2016

Балкып тора түбәтәй һәм калфаклар
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
-
Туган көн 29.01.2016

Туган көн күңелле бәйрәм. "Ак калач" уены уйнаганнан соң, Исламныңа тәртипле, акыллы бала булып үсүен теләп колагын тарттык.
-
"Юлда йөри беләсеңме?" 28.01.2016

Юл билгеләрен истә калдырганда " Юл билгеләре" лото уенын балалар бик теләп уйныйлар. Уен балаларга уңай нәтиҗә бирә,билгеләрне тизерәк хәтерләрендә калдыралар.
-
"Уеннар- бик күп алар,витамин кебек алар." 27.01.2016

Балалар белән элек- электән яратып уйналына торган " Кәрия-Зәкәрия" уены әле дә балаларның яраткан уеннарының берсе булып тора. Уен барышында балалр бергә уйнарга, бер-берсенә юлкуярга, хөрмәт итәргә өйрәнәләр.
-
Рәсем карау. "Кошлар килгән җимлеккә" 26.01.2016

Балалар белән " Танып белү-сөйләм үстерү" эшчәнлеге барышында "Кошлар килгән җимлеккә" рәсемен карауны оештырдык. Рәсем караганда балаларда, рәсемнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча, башкалар аңларлык итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү, рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләргә өйрәнүне камилләштерүне дәвам иттек. Балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру өстендә эшләдек.







