Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Арчабыз батырлары. 21.05.2020
5 сыйныфта Арча районы Советлар Союзы геройлары турында әңгәмә үткәрелде. Алар - Гани Сафиуллин, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Валентин Ежков. -
ТАССР оешу тарихы. 20.05.2020
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм РСФСР халык комиссарлары советы (СНК РСФСР) 1920 елның 27 маендагы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) барлыкка килә. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларациясен кабул итә һәм республика атамасын “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртә. 1992 елның 7 февраленнән республика – Татарстан Республикасы атамасын йөртә. 1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслый һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәрешләрне кертә. 7 сыйныфлар белән әнә шул темага әңгәмә үткәрелде. -
Бүген Пионерия көне! 19.05.2020

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Ә районыбызда пионер оешмасы 1935 елда төзелгән булган. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары..., авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
-
СПИД корбаннарын искә алу көне. 14.05.2020

17 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим... Әлеге темага 8 нче класс укучылары белән әңгәмә үткәрелде.
-
ТАССРга-100ел! 12.05.2020
Татарстан!Бүгенем син- минем, үткәнем син,Киләчккә барыр юлым син.Аяк терәп басар жирем дә син,Сусавымны басар суым да син!Бүген 5 нче класс укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына карата тәрбия дәресе үткәрелде. -
Мәктәп бакчасында язгы эшләр. 11.05.2020

Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. Җирне эшкәрттек, түтәлләр ясап, яшелчәләр, чәчәкләр утырттык.
-
Баш иябез Сезгә, каһарманнар! 09.05.2020
Кайтмаганнар уйда сакланалар,Җырда ятланаларКайтмаганнар... Исемнәре данга төрелгәнгәҺәйкәл булып бастыКайтмаганнар!Баш иябез Сезгә, каһарманнар! Бөек Җиңүгә 75 ел уңаеннан мәктәп директоры Ә.Г. Нуретдинов һәм авыл советы рәисе урынбасары Р. Р. Шәяхмәтов һәйкәлгә венок куйдылар. -
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2020

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле, дуслар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 75 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез һәрчак аяз, дөньялар тыныч, илләр имин булсын!
-
"Георгиевская ленточка" 06.05.2020

6 сыйныф укучылары "Георгиевская ленточка" марафон-челленджында актив катнашты.
-
Акция "Окна Победы". 05.05.2020

Акция "Окна Победы". Участники акции Аглиуллин И-ученик 7 класса и Валиев Р. -ученик 8 класса.



















