Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
" Милли бизәкләр"
28.01.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан төзеләчәк " Милли бизәкләр" кургәзмәсенә укучыларыбыз салкын батик ысулы белән халкыбызның милли җәуһәрләрен тукымага төшерәләр. -
«Камалышта калган Ленинград»
27.01.2021
27 гыйнвар бөтен ил өчен истәлекле дата - Ленинград шәһәренең камалыштан чыгу көне. Барлык классларда да ”Сугыш. Блокада. Ленинград” исемле батырлык дәресләре үтте. 2-8 сыйныф укучылары белән “Блокада Ленинграда глазами детей” исемле документаль фильм карау оештырылды.Укучыларга 1941-1944 нче елның кышына кадәр камалышта калган Ленинградта төшерелгән документаль вакыйгалар анда булган чынбарлыкны күзалларга мөмкинлек бирде.Үз яшьләрендә булган балаларның камалышта калган шәһәрдә ачлык, салкын, үлем белән көрәшү, беренче көннән ук өлкәннәргә ярдәм итү, станоклар артына басып эшләүләре бер генә укучыны да битараф калдырмады.Аларның исемнәре үлемсез, батырлыкларын оныту мөмкин түгел. Мондый чаралар ватандашларыбызның һәлакәтен һәм батырлыгын, фаҗигасын һәм каһарманлыгын ачык тасвирлый. -
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"
25.01.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" на багышланган кургәзмәдә туган телебез, әдәбият тарихы, тел турында кызыклы хезмәтләр тупланган китаплар, татар телендә чыгучы газета, журналлар белән танышырга мөмкин. -
Халыкара мәгариф көне белән!
23.01.2021
БМО Генераль Ассамблеясы 2018 елның 3 нче декабрендәге резолюциясе белән 24 нче январьны Мәгариф көне дип игълан итте, аның тынычлык һәм үсештәге ролен таныды. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә күп чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Хәнәфи Бәдыйгига - 80 яшь!
23.01.2021
Якташыбыз, купкырлы талантлы шәхес Хәнәфи Бәдыйгиның 80 яшьлек юбилеен билгеләп уттек. Аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып торуы һәм моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре булуы хакында укучылар бик бирелеп сөйләделәр. -
"Тукай геройлары минем янәшәмдә"
22.01.2021
Укучыларыбыз Г,Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай геройлары минем янәшәмдә" исемле проектта актив катнаша. -
“Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”
20.01.2021
2021 ел Татарстанда «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Бу ел уңаеннан мәктәптә үткәреләчәк чаралар планы төзелде. План нигезендә классларда «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”н башлап җибәрү максатыннан төрле форматта сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Милли ризыкларыбызны популяштыру максатыннан,”Татар халык ашлары” күргәзмәсе эшләде.Укучылар төрле елларда чыккан “Татар халык ашлары” китабы,андагы милли ризыкларыбызны пешерү тәртибе белән таныштылар. Ризыклардан авыз иттеләр.”Туган якны өйрәнү музее”нда исә, борынгы заманнарда әбиләребез кулланган савыт-сабаларны карадылар. -
О проведении занятий в условиях низкой температуры 18.01.2021
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:ПараллельСельские школыГородские школы1-4 классы-23 C-25 C5-9 классы-25 C-27 С -
Россия матбугаты көне 13.01.2021
13 гыйнварда Россиядә вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һөнәри бәйрәмнәре — Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.Ул тарихи дата — беренче Россия газетасы чыга башлау белән бәйле. (2) 1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы буенча рус телле «Ведомости»газетасының беренче саны дөнья күрде. -
2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 11.01.2021

Бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.



















