Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 11.09.2015

“Изгелек визиты” белән укучыларыбыз авылыбызда яшәүче Рәйхана апага бәрәңге алуда ярдәм иттеләр.Ә “Мөстәкыйль балалар”проекты укучылары Иске-Йорт авылында яшәүче 2 класс укучысы Сибагатуллин Әскәр янында булып кайттылар.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 10.09.2015

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Эстафетаның бүгенге көнен без әнә шулай атадык.Мәктәбебездә, шау-гөр килеп,кечкенә класслар арасында “Күңелле стартлар”үтте.Ә кызларыбыз мини- футбол уйнадылар
-
“Көзге изге эшләр атналыгы “ 10.09.2015

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә “Көзге изге эшләр атналыгы “ эстафетасының дүртенче көне.Башлангыч класс укучылары спорт уеннары уйнадылар.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 09.09.2015

Бүген “Көзге изге эшләр атналыгы “ эстафетасының өченче көне.Эстафета планы буенча, башлангыч класс укучыларыбыз Өчиле авылының “Тургай” балалар бакчасында “Батыр әтәч” дип исемләнгән курчак спектаклен күрсәттеләр.Нәни дусларыбыз өчен бу зур бүләк булды.Алар рәхәтләнеп әкият карадылар,аннан соң курчак йөртү серләрен дә өйрәнделәр.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 09.09.2015

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Мәрхәмәт елмаюдан башлана"дигән әңгәмә үткәрдек.Укучылар "Әхлак тукталышы","Тылсымлы сүзләр","Мәкальләр һәм әйтемнәр" тукталышында сәяхәт иттеләр.Әңгәмә "Һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк!" дигән девиз астында үтте.
-
Экология дәресе. 08.09.2015

Класс җитәкчесе Р.З Гайнетдинова 8 класс укучылары белән "Көнкүреш калдыклары - җәмгыять проблемасы" темасына әңгәмә үткәрде.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 08.09.2015

“Гомер изге эшләр өчен бирелгән “рамкасы кысаларында”Изге сүз”темасы на мәктәбебездә “Иң оста шигырь укучылар” конкурсы үтте.Укучылар шигырьләр аша сүз көченең ни дәрәҗәдә зур икәнлегенә төшенделәр,иң матур шигырь укучыны да билгеләделәр.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 07.09.2015

7 сентября стартовала добровольческая акция «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН День первый - Экологический урок "Сделаем вместе"
-
Көзге уңыш. 07.09.2015

Менә алтын көз дә килеп җитте. Көз айлары үзенең мул уңышы, алтынсу-сары яфраклары, салкынча көннәре белән безгә таныш.
Көзнең иң беренче көннәрендә без ,Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары,яраткан мәктәбебезгә килдек. Яңа уку елын башладык. Көзен шулай ук бакчалардагы уңышларны җыеп алабыз, кышка әзерләнәбез.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН 07.09.2015

7 СЕНТЯБРЬДӘН РЕСПУБЛИКАБЫЗДА «Көзге изгелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН старт алды. Бу көнне укучыларыбыз атналык эстафетаның планы белән таныштылар. Класс җитәкчесе Х.Г. Хидиятуллина 6 нчы класс укучылары белән "Экологик куркынычсызлык" темасына класс сәгате үткәрде.



















