Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 02.09.2016

1 сентябрь көнне Иске-Йорт башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе һәм ул аны гомере буе матур хатирә булып озата бара. Бу кичә балаларның матур шигырьләре, җырлар белән үрелеп барылды. 1 дәрес - Тынычлык дәресе үткәрелде. Дөньялар һәрвакыт тыныч,имин, күк йөзе аяз, балалар шат һәм бәхетле булсын.
-
Иминлегебез сагында 02.09.2016

Яңа уку елы башлану белән барлык классларда юлда йөрү, пожар куркынычсызлыгы, терроризм, экстремизм темаларына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, әңгәмәләр уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык олы юлга.
1 нче сентябрьдә Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме уздырылды.Беренче дәрестә уздырылган Тынычлык дәресе дә укучылар күңелендә мәңге сакланыр. Алар илебездә сугышлар булмасын дип үз куллары белән тынычлык символы- ак күгәрчен ясадылар.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
-
Бәйрәм белән! 30.08.2016

Бүген –Республика көне. Моннан 23 ел элек, 1990 елның 30 августында, республика Югары Советы Татарстан ССР ның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Татарстан Республикасы көне котлы булсын!
-
Көзге ярминкәдә. 28.08.2016

Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәләре ел саен уздырыла. Без дә әлеге ярминкәдә бик теләп катнаштык. Мәктәп бакчасында үскән кыяр, кишер, чөгендер, суганны халык бик теләп алды. Шулай ук төрле дару үләннәре, кайнатма, салатлар да күпләп сатылды. Ярминкәләр бик күңелле үтеп китте.
-
Чәчәк күргәзмәсе. 27.08.2016

Бүген Арча шәһәрендә чәчәк күргәзмәсе үтте. Мәктәбебез әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Республика көненә багышланган чәчәк күргәзмәсе күз явын алырлык иде.
-
Август киңәшмәсендә. 20.08.2016

19 август көнне Арчаның 3 мәктәбе актлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе үтте.Киңәшмәдә районыбызның төрле мәктәпләреннән ана теле укытучылары катнашты.Хезмәттәшебез Шакирова Ләйсән Мансур кызы Төбәкара “Без – Тукай оныклары” чатырлы ял аланы эшчәнлеге белән таныштырып чыгыш ясады.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" 17.08.2016

17 нче август көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында булачак 1 класс укучыларына уку кирәк яраклары һәм мәктәп сумкалары тапшыру тантанасы булды. Бу тантанада безнең мәктәптән Зиятдинов Мирсәит , Нуриев Инсаф, Чиканас башлангыч мәктәбеннән Хидиятуллин Ислам катнашты. Сумкаларны "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Залялетдинов Тәлгать Таһирович тапшырды.



















