Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Техника безопасности и правила поведения во время весенних каникул 22.03.2019

Ещё раз о правилах поведения во время весенних каникул:1. Соблюдай правила ПДД 2. Соблюдай правила пожарной безопасности и обращения с электроприборами 3. Соблюдай правила поведения в общественных местах 4. Соблюдай правила личной безопасности на улице 5. Соблюдай правила поведения, когда ты один дома 6. Соблюдай правила безопасности при обращении с животными 7. Не играй с острыми, колющими и режущими, легковоспламеняющимися и взрывоопасными предметами. Жизнь человеку дается один раз и дается она на добрые дела. Чтобы прожить жизнь с пользой для окружающих, для Родины, сначала нужно свою жизнь и здоровье сохранить.
-
"Без бергә!" 21.03.2019

Буген "Без бергә" балалар иҗат фестиваленең район этабы узды. Укучыбыз Айсинә Камалова "Вокал " номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.Минһаҗевлар гаиләсе "Россия сувенирлары " кул эшләре кургәзмәсендә узләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте
-
Нәүрүз бәйрәме! 21.03.2019

Куңелле итеп Кыш бабайны озатып, Язбикәне каршы алдык. Уйнадык, биедек, шигырьләр сөйләдек.
Төкле аягың белән, Нәүрүз! Язлар ямьле,еллар тыныч булсын!
-
Очрашу 19.03.2019

"Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы" вәкиле Сәитханова Фирдинә Газизовна 9 нчы сыйныф укучыларына техникумда уку вакытлары, бүлекләре турында сөйләде һәм үзләренә укырга чакырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.
-
Тынычлык дәресе! 18.03.2019
Бүген мәктәбебезнең һәрбер сыйныфында Тынычлык дәресләре үтте. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата–аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләр гаебе белән кабына. Алар ялгышмасын иде.Һәр кешенең дәрт-хыяллар беләнСугарылган була юл башы.Матур көннәр, тыныч еллар гынаБулсын иде гомер юлдашы. -
“Технология дәресләрендә компьютер технологияләре куллану” 15.03.2019

Бүген Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә технология укытучыларының “Технология дәресләрендә компьютер технологияләре куллану” темасы астында зона семинары узды.Укытучы Гайнетдинова Рузалия Зөфәр кызы “Төсле бизәкләр бәйләү. Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү” темасына 6 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. ”2019 ел-Татарстанда эшче һөнәрләр елы” уңаеннан үткәрелгән “Безнең уен” бәйгесендә катнашкан 9 сыйныф укучыларының һәрьяклап һөнәрләр турындагы белемнәре тикшерелде. Соңыннан укытучылар үткәрелгән чараларга анализ ясадылар,фикер алыштылар. Рузалия Зөфәр кызының эшчәнлеге уңай бәяләнде.
-
"Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе" 14.03.2019

Бүгенге көндә балаларның туклануына аеруча игътибар бирелә. Шуны да истә тотып, классларда "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе" дигән темага тәрбия дәресләре үткәрелде.Укучылар белән берлектә, без кириешки һәм чипсының балаларга бөтенләй ашарга ярамаганын ачыкладык, шулай ук кириешкида концероген, ягъни начар чир китереп чыгара торган консервант бар икәнен белдек. Күп продуктларга кушылган өстәмәләр әле өйрәнелеп тә бетмәгән. Шоколадлар һәм кока-кола эчәкләргә зыян сала һәм тән тиресе авырулары китереп чыгарырга мөмкинлеген ачыкладык. Яратып ашый торган ризыкларының организмга зыяны һәм сәламәт тормышка начар яклары турында укучылар моннан соң да истә тотарлар дип ышанасы килә.
-
Иске-Йорт башлангыч мәктәбендә. 12.03.2019

"Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк "-дигән Дания иленең атаклы әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен. Бүген без чәчәк үсентеләрен күчереп утырттык.Тиздән җәй җитәр. Мәктәп бакчабыз шау чәчәккә кумелер.
-
"Без бергә!" 11.03.2019
Республикакуләм "Без бергә!"балалар иҗат фестиваленең мәктәп этабында укучыларыбыз халкыбыз иҗат иткән, яраткан җырларны, шигырьләрне, биюләрне оста итеп башкардылар. Жюри һәр укучыга да югары бәя бирде. Ә җиңуче дип 7 сыйныф укучысы Камалова Айсинәне игълан итте. Ул фестивальнең район этабында халкыбызның " Матур булсын" җыры белән чыгыш ясаячак. Уңышлар аңа! -
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын -кызларыбыз! 08.03.2019

Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, уңышларга ирешеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!



















