Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 10.04.2019

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган тәрбия дәресе.
-
"Балалар кузлегеннән космос" 09.04.2019

"Балалар кузлегеннән космос" рәсемнәр кургәзмәсенә 4- 6 сыйныфларда
укучыларыбыз узләренең фантазияләрен кулланып,космонавтика айлыгына багышланган матур рәсемнәр ясадылар.
-
" Бөек космонавтлар галереясы" 08.04.2019

12 апрель-Космонавтика көне. Буген иртәнге сәгатьләрдә укучыларыбыз " Бөек космонавтлар галереясы" белән таныштылар.
-
"Иң матур сыерчык оясы" 06.04.2019

"Иң матур сыерчык оясы" конкурсында Өчиле төп гомуми белем мәктәбе дә актив катнашты. Һәр бала матур,унайлы сыерчык оялары ясап алып килде. Аларны элеп, кошлар килеп урнашуын гына көтәсе калды. Ә иң матур сыерчык оясы район конкурсына җибәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 04.04.2019

Бүген мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта район Мәрхәмәтлелек үзәге җитәкчесе М.Н.Шакирова, Арча агросәнәгать һөнәри колледжы вәкилләре катнаштылар. Ата-аналар 3 нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар, ОГЭ га,ВПРга әзерлек торышы белән таныштылар. М.Н.Шакирова Татарстан Республикасында халыкка Интернет аша хезмәт күрсәтүнең өстенлеге турында искәртте. Ә һөнәри колледж укытучылары уку йортына укырга керү, яшәү шартлары, гомумән колледж тормышы белән таныштырдылар һәм чыгарылыш класс укучыларын укырга чакырдылар. Соңыннан әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Разукрасим мир стихами" 02.04.2019

Язгы каникулларны укучыларыбыз бик файдалы итеп үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары Вәлиев Р. һәм Бахитова Д. Арчада уздырылган "Разукрасим мир стихами" шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин, укучылар!
-
"Теремкәй-остаханә"дә 29.03.2019

Чиканас башлангыч класс укучылары "Теремкәй-остаханә"дә кунакта булдылар. Анда сәйлән белән беләзек үрү серләренә өйрәнделәр.
-
"Яз килде! " 27.03.2019

5-6 нчы класс укучылары арасында "Яз килде! " дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үткәрелде
-
"Без Бергә!" 26.03.2019

Кичә, Арча район мәдәният йортында "Без Бергә!" балалар сәнгать фестиваленең Гала - концерты, йомгаклау тантанасы булды. Тантанада Минһаҗелар гаиләсе "Семейная династия мастеров" номинациясендә җиңеп 2 дәрәҗәдәге диплом белән буләкләнделәр.
-
В соревнованиях по настольному теннису 25.03.2019

Участвовали в соревнованиях по настольному теннису среди учащихся образовательных школ Арского муниципального района.



















