Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 62 |
У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Blind date" (свидание вслепую)
17.02.2023
14 февраль конне мәктәбебездә 6-9 класс укучылары инглиз теле укытучысы белән "Blind date" (свидание вслепую) дип аталган ярыш- конкурс оештырдылар. Конкурста катнашучы парлар бер-берсен инглиз телендә язылган анкеталар буенча сайладылар. Нәтиҗәдә, өч пар үзләренең инглиз теле буенча җитезлекләрен, тапкырлыкларын, инглиз теле буенча белемнәрен, җитезлек-тапкырлыкларын сынап, командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр. Укучылар истәлек грамоталары, сертификат һәм баллы призлар белән бүләкләнде.
-
"Рәхмәт сиңа, Әлифбам"
17.02.2023
Бүген Утар- Аты төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларының "Рәхмәт сиңа, Әлифбам" дип исемләнгән беренче китаплары бн хушлашу бәйрәмнәре узды. Балалар күңелле фәнни биремнәр үтәделәр һәм "Чукмар бн Тукмар" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә.
16.02.2023
Муса Җәлил – бөтен дөньяда билгеле шагыйрь. Ул – татар халкының горурлыгы, каһарман шагыйре.
Укучыларга Муса Җәлил үрнәгендә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен баету, логик фикерләү сәләтен үстерү, шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максаты белән һәм әдипнең тууына 117 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил-үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәне 7 нче сыйныф укучылары алып барды.
Кичә барышында укучылар әдипнең биографиясен яктырткан сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. -
“Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” марафоны.
15.02.2023
Патриот шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан Субаш-Аты башлангыч мәктәбе 1 сыйныф укучысы Хөсәенова Язилә "Кызыма" шигырен сөйли -
Без Сезнең белән горурланабыз!
15.02.2023
15 нче февраль көнне Афганистанда хәрби хезмәт узган ир-егетләребезне котладык. Без Сезнең белән горурланабыз! Орнашбаш авылыннан Рәшит Сафин, Фәрит Гумеров, Югары-Аты авылыннан Ринат Нуриев, Хәлим Вилданов бу авырлыкларны чын ир-егетләрчә уз җилкәләрендә күтәрделәр.
-
Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!
15.02.2023
Субаш-Аты башлангыч сыйныф укучылары хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне бәйрәм белән котлап открыткалар ясадылар.
Бу открыткалар 17 февраль көнне исемле посылкалар белән алар хезмәт иткән җирләргә китәчәк.
Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!
Сине һәркөн искә алабыз!
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез. -
“Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” марафоны.
14.02.2023
Патриот шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан Субаш-Аты башлангыч мәктәбе 3 сыйныф укучысы Исмәгыйлова Камилә "Маэмай" шигырен сөйли
-
“Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” марафоны.
14.02.2023
Патриот шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан Субаш-Аты башлангыч мәктәбе 3 сыйныф укучысы Сәмиев Самат "Бакчачы" шигырен сөйли -
"Письмо солдату"
14.02.2023
Учащиеся нашей школы приняли активное участие в акции "Письмо солдату"
-
«Лыжня России-2023»
14.02.2023
Сегодня на центральном стадионе Арска состоялся Массовый лыжный забег «Лыжня России-2023»
Учащиеся нашей школы приняли участие в данном мероприятии
#УтарАтынскаяООШ#ЛыжняРоссии#Арскиймуниципальныйрайон