• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44
Телефон: +7(843)-665-03-11
E-Mail: Sua.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Низамов Руслан Султанович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 62
У нас учат: 16

Язучы-фронтовик Солтан Гилемханов

Язучы якташыбыз, фронтовик, укытучы

Гыйлемханов Солтан Гыйлемхан улының тормыш юлы.

Шатлык юллармын.

Бу дөньяга япа-ялгыз түгел,

Шатлык белән бергә килдем мин.

Күңелләре әти-әниләрнең

Шатлык тулы булсын, дидем мин.

 

Ак биләүдә, ак мендәрдә ятам,

Әти-әни ике ягымда.

Елмаялар, гүя бәхет кошы

Очып төшкән алар алдына.

 

Һәр сулышым, һәрбер хәрәкәтем,

Сүзсез эндәшләрем дә минем.

Шатлык нуры булып балкып куя,

Йөзләрендә әти-әнинең.

 

Вакыт уза, алып үзе белән

Бишек чорын минем гомернең.

Узар еллар, тормыш бакчасына

Җиң сызганып килеп керермен.

 

Кояш асларында яшәр өчен.

Бу дөньяга ашыгып килеп тә.

Тар бишектә бөрешеп яшәүләре

Килешми шул миндәй егеткә.

 

“Тәпә”, улым, “тәпә” дия торгач.

Әкрен генә тәпи басылды.

“Әннә”, әни, “мәммә”дия торгач

Бу дөньяга телем ачылды.

 

Кая куйсалар да утырам мин,

Күзли-күзли якын –тирәмне.

Һәр ни яңа монда, һәр ни гүзәл

Шулдыр якты дөнья дигәне.

 

 

Тәүге адымнарым ясалдылар

Сукмакларның сайлап турысын.

Җаным тойды табаннарым аша

Туган туфрагымның җылысын.

 

Туган җирнең иркен кочагына

Тәпи-тәпи барып кердем мин.

Һәр адымда яшәү ямен күрдем

Тормыш җырын тыңлап йөрдем мин.

 

Шатлык белән гел янәшә булдым,

Кая илтсәләр дә юлларым.

Әти-әниләргә һәр төбәктән

Шатлык арты шатлык юллармын.

Февраль, 2005 ел.

Яратып яшәргә кирәк!

Солтан Гыйлемхановта тормыш- кыяга үрмәләргә, дәрьяларны кичәргә үҗәтлек, ныклык, көчне язмышлар узе ук билгеләгәндер. Яшәү тамырлары Субаш-Аты авылына ныклап береккән аның. Туган авылына багышлап язылган җыры язучының иң җылы, матур хисләрен туплаган.

Гыйлемханов Солтанхан Гыйлемхан улы 1913 елның 18 нче гыйнварында Арча районы Субаш-Аты авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

Әти-әниләренә ике якты кояш-ике игезәк егет булалар алар. Игезәге-Мөхәммәтхан исемле була. Яңа Кишет мәктәбендә 4 класс белем ала, аннан Олы Мәңгәргә җидееллык мәктәпкә йөри башлый. Кызганыч, анысын тәмамлый алмый: ачлык-ялангачлык, кышкы салкыннарда күрше авылга йөреп укырга рәтле кием булмау үзенекен итә.

1929 нчы елда, 16 яше дә тулмаган килеш, өлкәнрәк кешеләргә ияреп, бәхет эзләргә чыгып китә. Тормышны бераз юнәтеп булмасмы дип, төрле төзелешләрдә эшли. Мәскәүнең Ленин исемендәге китапханәсен төзүдә дә катнаша.

1930 нчы елның җәендә яңадан туган авылына әйләнеп кайта. Авылда ярлылык. Нишләргә? Мең төрле уйга чумып, аптырап йөргәндә, ул чакта мәктәп директоры булып эшләгән Сөнгать Сафин Солтанхан һәм аның игезәк туган Мөхәммәтханга укытучы булырга киңәш бирә. Егетләрнең белемгә омтылышларны башлангыч мәктәптә үк күреп алган була инде ул. Ул чакта 6 класс белем алган укучылар бик сирәк була шул. Шулай итеп ике игезәк туганны РОНОга чакыртып, Мөхәммәтханны -Кылачыга, Солтанханны Мүлмәгә укытучы итеп җибәрәләр.

Бер елдан, 1931 нче елда Солтан Гыйлемхан улын Кырлай мәктәбенә күчерәләр. 1935-1936 нчы уку  елында  Яңа Иябаш 7 еллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

1936 нчы елда, экзаменнар тапшырып,  Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укучы булып керә. Сугыш исемле афәт ил өстенә кара канатын җәя башлаган куркыныч вакытлар якынлаша.  Ак финнар белән сугыш башлангач, укытучыларны да армия сафларына ала башлыйлар. Бу чакырылышка Гыйлемханов Солтанхан да эләгә. Университетта ике генә курс укырга өлгерә сәләтле егет. 1939 ел башларында Кызыл Юл районы хәрби комиссиариатыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Финнар белән  белән сугыш бетә, егетне Новосибирск шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр.  Анда озак хезмәт итәргә туры килми. Бер елдан ул Ерак Көнчыгышка-Хабаровск шәһәренә җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башланганчы зенит артиллериясендә хезмәт итә.

1942 нче елда аны хәрби училищега-Чкалов шәһәренә җибәрәләр. Монда озак булырга туры килми. 1943 нче елның августында бер төркем  курсантны (алар арасында Гыйлемханов та була), фронтка озаталар. Зенитчик Гыйлемханов немецларның авиациясе налетларына каршы сугышларда катнаша. Бу Көнбатыш фронтта була. Ләкин Гыйлемхановка зенитчылар сафында озак булырга туры килми. Аны Көнбатыш фронтның 2856-номерлы артбазасына җибәрәләр. Артбазаның йөкләр озату ротасында авыр һәм катлаулы хезмәт башлана. База фронтның алгы линиясен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торырга тиеш була. Коралларны алгы линиягә поездларда дошман бомбалары астында илтеп тапшыру йөкләр озату ротасы солдатларына йөкләнә. Бу бурычны үтәү куркыныч та, газаплы да була. База фронт артыннан бара. Сугыш беткәндә, база Литваның Вильнюс шәһәрендә була.

Демобилизация  беренче чиратта укытучыларга, өлкәннәргә кагыла. Гыйлемханов армия хезмәтенә җиде ел якынлашып килгәндә, 1945 нче елның 3 ноябрендә туган авылына кайтып төшә.  “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә, бик күп сандагы юбилей медальләре өстәлә тора. Авыр сугыш еллары турында озаклап сөйләп торырга яратмый ул. Бу елларның фаҗигасе аның шигырьләренә салына.

Сугыштан кайткач, Гыйлемхановка озаклап ял итәргә туры килми, аны туган авылындагы урта мәктәпкә завуч итеп билгелиләр.  Читтән торып институт тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы, укытучылык эшен дәвам итә.

Солтан ага үз эшенә һәрвакыт намус белән карый. Алдынгылар сафында була. Элеккеге хезмәттәшләреннән берсе булган пенсионер-укытучы, халык мәгарифе отличнигы Илгизәр Гатауллин “Арча хәбәрләре” газетасында чыккан мәкаләсендә аны бик җылы хисләр белән искә ала. “Солтан ага Субаш-Аты балалар йорты директоры булып эшли, район, республика күләмендә зур абруйлы, киң эрудицияле, табигате белән үк оста, тәҗрибәле укытучы, оештыручы, җитәкче иде. Ул җитәкчелек иткән балалар йорты республика күләмендә алдынгылардан саналды. 120 дән артык ятим баланы үзеңнекедәй кайгыртп яшәтү, тәрбияләү, белем бирү, тормышка әзерләү өчен уңай шартлар тудырылган иде. Солтан Гыйлемханович җитәкчелегендәге коллектив балаларга тормыш, әхлак, хезмәт тәрбиясе бирүдә нәтиҗәле эшләде, уңышларга иреште.балалар йортының эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен республикадан гына түгел, бөтен Россиядән мәгариф җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр киләләр иде”- дип яза ул.

Солтан Гыйлемхановичның яшь буынга тирән, төпле белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан югарыбәяләнә. 1953-1954 нче елларда аны “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәттәге аерымлыклар өчен” медальләре белән бүләклиләр. 1960 нчы елда укытучыларның Бөтенроссия съездына делегат итеп җибәрәләр. Съездда Солган агага “РСФСР ның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирәләр. “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр. Россиянең халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була.

Солтан ага җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күпсанлы мактау грамоталарына ия була. Укытучылык эше белән бергә, язучылык белән дә кызыксына. Шигырьләр яза башлый. Газета- журналларда язмалары күп чыга. Нәтиҗәдә, “Тынычлык язы”, “Күңел чәчәкләре” исемле җыентыклары дөнья күрә.

Аның шигырләрендә темалар, идеяләрнең күплеге таң калдыра.

“Әтием Солтан Гыйлемхановны “авыл җырчысы” дип атап булыр иде. Сөйләгәннәре бүген дә хәтеремдә: яшь вакытта ук олпат шагыйрьләребез Сибгат Хәким, Нури Арсланов аны Казанга күчәргә димләгән булганнар, янәсе, авылда менә дигән шагыйрь әрәм булып ята. Әти: “Таш арасында яшәп шигырь язып булмый ул, шагыйрьләр шәһәрдә озак яшәмиләр”, – дигән.

 

Уло зын гомерле булды, иҗаты да шундый иде. Үләренә санаулы көннәр калгач та “Шатлык юллармын” дигән шигырь язып, “Ватаным Татарстан” газетасында бастырган иде ул. Һәрнәрсәгә сок­лана, гаҗәпләнә белде әти һәм хисләрен шунда уккәгазьгәтөшерәиде. 2006 елның 19 маенда, 93 яшендәвафатбулдыәти, фронтовиклардансоңгыисәнкешеиде. Бервакытта да төшенкелеккәбирелмәде, зарланмады, туганкөннәренүткәргәндә: “Карале, фәлән ел узган да киткән, әммакичәгенәяшибашлаганкебек”, – дияидедә: “Яратыпяшәргәкирәк”, – дипөстииде. Тормышны, кешеләрне, урман-болыннарны, чәчәкләрнеяраткангакүрәозынгомерлебулдыһәмиҗатбеләняшәдеәтием”- әтисе турында әнә шулай яратып искә ала улы, журналист Риман Гыйлемханов.

Рәсим Низамов репертуарыннан “Яңа таңнар көтә” җырын тыңлап үтик. 

"Яңа таңнар" җыры. Р.Низамов көе, С.Гыйлемханов сүзләре

Солтан Гыйлемханов суз
Мөдәрис Газетдинов көе

Яшь гомерне ике килми диләр,
Бер килгәне китми калгандыр.
Без курәсе шаулы язлар әле,
Ямьле җәйләр әле алдадыр.

Безне әле яңа таңнар көтә,
Барыр юлга киртә куймаган.
Яшик әле, якты дөнья бездән,
Без дөньядан әле туймаган.

Гомер җәйләрен дә узмадык без,
Салкын көзе әле килмәгән.
Дус-ишләргә буләк итәр өчен,
Куңел чәчәкләре шиңмәгән.

Куркытмыйлар безне җил-давыллар,
Куркытмыйлар ачы салкыннар.
Йөрәкләрдә туңган куңелләрне
Җылытырлык кайнар ялкын бар!