Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 62 |
У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Табигать балалары" конкурсы нәтиҗәләре
24.04.2013
24 нче апрель көнне Арча укучылар сараенда “ Табигать балалары” республика конкурсына йомгак ясалды. Мәктәбебездән төрле номинациядә укучыларыбыз көч сынашты. Нәтиҗәләребез куанычлы: 8 укучысы Рәзил Камалов шигырь номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга, Шәяхмәтов Фәннур, Гайфуллина Гөлнур, Вәлиев Фәзаил, Вәлиев Сәгыйть, Хәкимова Рәзинә, Хәкимҗанова Язилә, Хисматуллина Руфия, Сафин Әмир конкурсның таныклыкларына ия булдылар .Ә җитәкче укытучылары Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Тукай укулары
19.04.2013
19 апрельдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган «Без –Тукайлы халык» III республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып узды. Тукай укуларында безнең мәктәптән Камалов Рәзил ( 8 класс), Гайфуллина Гөлнур (9 класс ) катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Бассейнда рәхәтләнеп коенабыз, чыныгып үсәбез!
19.04.2013
Районыбыз башлыгы Алмас Аминовичка рәхмәтебезне җиткерәбез. Укучыларыбыз ел буе, бушлай, иркен, җылы, уңайлы бассейнда су коеналар, йөзү сәлатләрен үстереп, физик яктан чыныгып үсәләр!
-
Галәмдә кеше! Кеше Галәмдә!
12.04.2013
Без 7 нче сыйныф укучылары 12 нче апрельдә мәктәбебездә "Галәмдә кеше! Кеше Галәмдә!" дип аталган, Космонавтика көненә багышланган монтаж куйдык.
-
Әфәрин егетләр һәм кызлар!
05.04.2013
Кичә Арча шәһәрендә төп гомуми белем мәктәпләре арасында оештырылган шашка ярышында безнең мәктәп укучылары командасы 1 нче урынны алып кайттылар. Әфәрин егетләр һәм кызлар!
-
Озын тәнәфестә
03.04.2013
Мәктәбебездә укытучылар тарафыннан укучыларның ялын күңелле һәм файдалы итү максатыннан озын тәнәфесләрдә төрле кызыклы уеннар, КВНнар, күңелле стартлар, биюләр оештырыла.
-
Пробный ГИА
28.03.2013
25-26 марта в школе для учеников 9 классов был организован пробный ГИА по русскому языку и математике.
-
Театр- яктылыкка, нурга илтә...
27.03.2013
Илдар Юзиевның "Гашыйклар тавы" әсәре буенча Утар-Аты авыл җирлеге мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрлеге тарафыннан Югары-Аты мәдәният йортында 16 мартта, Арча район мәдәният йортында 20 мартта, Орнашбаш мәдәният йортында 22 мартта,Кушлауч мәдәният йортында 26 мартта, Утар-Аты мәдәният йортында 27 мартта спектакль куелды. Рольләрдә коллегаларыбыздан Шәяхмәтова Нурфия Рафаиловна, Касыймова Зөһрә Габбасовна, Мустафина Лейсан Фәргатовна, Гимадиева Резеда Рафисовна катнашты. Аларга эшләрендә иҗади уңышлар телибез.
-
Көңгерә-Халыкара математик уен-конкурс
21.03.2013
Көңгерә-Халыкара математик уен-конкурсы елдагыча мартның 3 нче пәнҗешәмбесендә, 21 мартта, үткәрелде. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар.
-
Кино
18.03.2013
Мәктәпкә Балтач районыннан кино күрсәтүчеләре килде.Башлангыч класслар "Первоклашка", 5-9 класслар "Ангел" фильмнарын карадылар.