Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 62 |
У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
25.05.2013
25 нче май мәктәбебездәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен аеруча истәлекле, чөнки бүген алар өчен бу мәктәптә "Соңгы кыңгырау" чыңлый. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә мәктәпкә килгән кунаклар, әти-әниләр, ветеран укытучылар, мәктәптә укыткан укытучылар үзләренең теләкләрен 9 нчы сыйныф укучыларына юлладылар. Зур уңышлар, сезгә, укучылар. Бәхетле булыгыз!!!
-
Варис сафына укучыларны кабул итү
20.05.2013
Укучыларны Варис сафына кабул итү максатыннан 4 нче класс укучылары "Мирас юлы" программасы белән таныштылар.
Быелгы Вариска керү аеруча истәлекле, чөнки Татарстан пионериясенең 90 еллыгы уңаеннан мәктәбебездәге 1-7 нче сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар.
Иң элек 1 нче сыйныфта укучы "Сәйлән" группасы "Карлыгач " сафына, 4 нче сыйныфта укучы "Тамчы" группасы- "Варис " сафына кабул ителделәр. Соңыннан милли уеннар, спорт уеннары уйнадылар. Кыскасы укучылар күңелле ял иттеләр.
-
Батырларның даны мәңгелек!
08.05.2013
Бүген Утар-Аты авылында Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан 8 нче класс укучылары көче белән "Батырларның даны мәңгелек!"-дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды. Тыл ветераннары белән берлектә һәйкәл янына Ватан өчен яу кырында ятып калучы солдатлар истәлегенә веноклар куелды.
-
Бердәмлектә көч!
08.05.2013
Бүген мәктәп янындагы чәчәклектә күмәк көч ярдәмендә җирне казып, йомшартып яшь үсентеләр утыртылды, сулар сибелде.
-
Әтиләр белән бергәләп эшләү
07.05.2013
Мәктәп бакчасында карт алмагачларны кисеп төпләүдә укытучылар белән бергәләп әтиләр дә эшләделәр. Ярдәмгә килүегез өчен бик зур рәхмәт, сезгә, әтиләр!
-
Уңышлар сиңа хөрмәтле коллегабыз!!!
07.05.2013
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район күләмендә үткәрелә торган «Татар теле укытучысы - 2013» бәйгесендә мәктәбебездән Касыймова Зөһрә Габбас кызы катнаша. Уңышлар сиңа хөрмәтле коллегабыз!!!
-
Яшелләндерү,яшь агачлар утырту айлыгы.
30.04.2013
Яшелләндерү, яшь агачлар утырту, авылыбызны ямьләндерү-киләчәгебез. Шул максаттан чыгып мәктәбебездәге укытучылар мәктәп тирәсенә яшь агачлар утырттылар. Бу агачларны карап, сулар сибеп үстерү һәркемнең үз бурычы.
-
Өмә
28.04.2013
Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе укучылары көче белән авылда өмә оештырылды.
-
Тукай премиясе
27.04.2013
27 нче апрельдә районыбызда сөекле шагыйребез Г.Тукайның 127 еллыгы билгеләнеп үтелде. Районыбыз җитәкчесе А.Ә.Нәзиров тарафыннан беренче тапкыр мәктәп укучылары арасында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Габдулла Тукай исемендәге премия булдырылды. Ниһаять, районыбызның беренче лауреатлары билгеле булды. Алар арасында безнең мәктәптән 9 класс укучысы Гөлнур Гайфуллина да бар.
“Бу олы бүләккә лаек булуыма минем укытучыларымның, мәктәп дирекциясенең өлеше зур. Хөрмәтле укытучыларым! Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлык телим”- ди Гөлнур.
-
V Бөтенроссия “Илһамлы каләм”әдәби әсәрләр конкурсы нәтиҗәсе
26.04.2013
26 апрельдә 9 класс укучысы Гайфуллина Гөлнур V Бөтенроссия “Илһамлы каләм”әдәби әсәрләр конкурсында катнашты.Ул “Композицион осталык” номинациясендә уңышка ирешкәне өчен диплом һәм КФУның , “Мәдәни җомга” газетасының истәлекле бүләкләренә ия булды.