МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 42, из них иностранных граждан -2 Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Әдәби бәйге 07.12.2024

Әтнә районы мәдәният йортында “Сибгат чишмәсе” Республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбебез укучылары да уңышлы катнашып, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Шахмат ярышы. 06.12.2024

Мәктәбебездә шахмат түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Түгәрәк җитәкчесе Самигуллин Таһир Фидаевич укучыларны шахмат серләренә бик теләп өйрәтә. 6 декабрь көнне шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында шахмат ярышы үткәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Арча район үзәк китапханәсенә 90 ел 05.12.2024

5 нче декабрь көнне “Туган телем сагында” акциясе кысаларында “Арча район үзәк китапханәсенә 90 ел” темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәнең тарихы һәм бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләнде.
Арча район китапханәсе 1934 елда ачыла. Шул елларда районда беренче мәртәбә газета чыга башлый. Кичләрен китапханәдә «Крепим колхозы» газетасы укыла. Арча районы авылларында 50 нче елларда бик күп китапханәләр ачыла. 1981 елда Арча үзәк китапханәсе республикада беренчеләрдән булып махсус типовой проект буенча төзелгән яңа бинага күчә. 1984 елда Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 1983 ел нәтиҗәләре буенча республиканың авыл районнары арасында беренче урынны алып, РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагына һәм бик күп грантларга ия булды. Авылларда китапханәнең филиаллары эшли. Район китапханәсе – мәдәни тормышның аерылгысыз бер өлеше. Арча үзәк китапханәсенең район балалар китапханәсе белән бергә урнашуы бик кулай. Китап сөюче балалар үсә төшкәч зурлар бүлегенең даими укучыларына әйләнә. Китапханәдә үз эшенең осталары хезмәт куя: алар яңа китаплар белән таныштырып, укучыларны җәлеп итә, китап сөючеләрне еш кына үзләре оештырган мәдәни чараларга, китапларны тәкъдир итү кичәләренә җыя.
-
Башлангычлар атналыгы 05.12.2024

5 декабрь көнне , башлангыч класс укучылары атналыгы кысаларында Мәмсә мәктәбендә “Яңа елны каршылап” дигән темага уен-бәйге үткәрелде. Кыш темасына халык авыз иҗаты җәүһәрләре-табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар искә төшерелде. Экологик проблема күтәрелде. Чарада барлык укучылар да бик актив катнашты.
-
Башлангычлар атналыгы 05.12.2024

5 декабрь көнне , башлангыч класс укучылары атналыгы кысаларында, Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучылары Галиева М.М., Ибатуллина Э.Р. математика фәненнән ачык дәрес уздырдылар.
-
“Көчле рухлылар” 04.12.2024

Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Көчле рухлылар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
-
3 декабря - День Неизвестного Солдата в России 03.12.2024

День Неизвестного Солдата в России ежегодно отмечают 3 декабря.
Памятная дата была установлена Федеральным законом от 4 ноября 2014 года. Она призвана увековечить память российских и советских воинов, погибших в боевых действиях на территории страны или за её пределами, чьи имена остались неизвестными.
Дата 3 декабря выбрана в связи с тем, что в этот день в 1966 году, в ознаменование 25-й годовщины разгрома немецких войск под Москвой, прах неизвестного солдата был перенесён из братской могилы и торжественно захоронен у стен Московского Кремля.
Учащиеся начальных классов посетили школьный музей. Там ребята познакомились с экспозицией, рассказывающей о трагических страницах истории нашей страны и о тех, кто отдал свою жизнь за Родину.
Для 5-9 классов проводились классные часы. Учащиеся 6 класса возложили цветы к памятнику односельчанам, погибшим в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.. -
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. 03.12.2024

3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган кешеләргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. Әлеге темага классларда беседалар уздырылды, фильмнар каралды.
-
1 декабря – Всемирный день борьбы со СПИДом 02.12.2024

1 декабря – Всемирный день борьбы со СПИДом. Этот день появился для того, чтобы привлечь внимание мировой общественности и просто людей к проблеме СПИДа, ценности человеческой жизни. Вспомнить об умерших от этой страшной болезни, задуматься о будущем. Несомненно, это безусловный враг всего человечество. Поэтому мы, сегодня присоединяемся к человечеству, вспомним, что это за проблема, взглянем на нее не как на что-то призрачное и далекое, а как на реальную угрозу каждому. Во всех классах прошли классные часы.
-
Яңа уку атнасына старт 02.12.2024

Яңа атна гадәттәгечә линейка белән башланып китте. Россия һәм Татарстан Гимнары астында Дәүләт флаглары күтәрелде. Узган атнада дежур торган укучыларның отчетлары тыңланылды, киләсе атнага куелган бурычлар һәм планнар билгеләп үтелде. Юлда йөрү, су буйлары, сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту һәм башка төр куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде. Конкурсларда, конференцияләрдә катнашкан укучылар бүләкләнелде, аларга рәхмәт сүзләре җиткерелде












