МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Туган телем сагында” 19.02.2024
“Туган телем сагында” акциясе февраль аеның 19-24 көннәрендә уза. Халыкара туган тел көненә багышланган атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.
-
Сыйныф сәгате - “Россия Геройлары” 19.02.2024
Ташкичү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап 1-4 нче сыйныфта “Бөек Ватан сугышы геройлары” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында сөйләделәр. Районыбыз геройлары турында белемнәрен ныгыттылар.
-
"Частица сердца в добрые дела" 17.02.2024
Эстафету добрых дел приняли восьмиклассники.
-
Котлыйбыз! 17.02.2024
Бүген Татпотребсоюз тарафыннан дару үләннәре җыеп тапшыруда актив катнашкан 8 нче сыйныф укучысы Хакимов Ислам 3 нче урынга һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
“ Россия геройлары" 17.02.2024
Мәмсә башлангыч мәктәбендә "Россия геройлары" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Туган илебезне саклау - һәркемнең изге бурычы булуы турында аңлатылды. Герой якташларыбыз, Ватанны саклаучылар турында презентация күрсәтелде
-
«Эш батыры - ил батыры» 16.02.2024
16 февраль көнне «Игенчеләр сарае» бинасында «Эш батыры - ил батыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгене «Сабантуй» балалар журналы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрде. Инша язу номинациясендә 4 класс укучысы Хуҗиев Әмир 2 урын яулады.
-
“Әфганстан-йөрәк ярам” 16.02.2024
Бүген, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тулу уңаеннан Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк танышу, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир- егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Әфганстан - йөрәк ярам" дигән чара булып узды. Чарада Әфган сугышы ветераннары Сафин Газинур Мәсхүт улы һәм Сәмигуллин Рафил Габделбәр улы катнашты.
-
Муса Җәлил - халкыбыз каһарманы. 15.02.2024
Бүген герой шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне. Татар халкының каһарман улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. Муса Җәлил исеме һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты. Муса Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле.
М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. 15 нче февраль көнне укучылар тарафыннан әзерләнгән “Муса Җәлил - халкыбыз каһарманы” дигән чарада М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, шагыйрьнең үлемсез батырлыгына багышланган матур шигырьләр уку оештырылды.
-
"Частица сердца в добрые дела" 15.02.2024
Совместно с родителями и педагогами учащиеся делают доброе дело для солдат СВО. Благодарим всех искренне за неравнодушие. Гуманитарная помощь участникам СВО от нашей школы.
-
Әлифба бәйрәме 15.02.2024
15 февраль көнне, 1 класс укучылары белән класс җитәкчеләре Шагидуллина Р.С. "Әлифба белән саубуллашу" кичәсе уздырдылар. Чарага беренче класс укучыларының әти-әниләре дә килде. Кичә бик матур узды.