МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2024
21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - ана теле. Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан “Туган телем, татлы телем” дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдердек. Мәктәп коллективының активлыгы, туган телләренә карата җылы карашта булулары бу чараны үткәрүгә зур ярдәм итте.
-
Классный час на тему «Донбасс: история и современность» 21.02.2024
В рамках Гражданско-патриотического месячника в 9 классе был проведен классный час на тему: «Донбасс: история и современность» где было рассказано об истории Донбасса, начиная с древнейших веков. История возникновения соледобывающих и каменноугольных месторождений. И их значение в становлении Донбасса. Особое внимание уделили выдающимся личностям Донбасса и развитию в настоящее время.
-
Китап күргәзмәсе “Тукай - сүнмәс йолдыз ул" 21.02.2024
Мәмсә мәктәбендә " Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
-
21 нче февраль–Халыкара туган тел көне 21.02.2024
21 нче февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында "Туган тел” темасы астында шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 6 нчы сыйныф укучысы Галаветдинова Рания чыгыш ясады. Әлеге чара укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру максатыннан оештырылды.
-
Башлангыч класслар атналыгы
21.02.2024
Башлангыч класс укучылары атналыгы кысаларында Мәмсә башлангыч мәктәбендә Галиева М.М., Ибатуллина Э.Р. математика фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләр бик эшлекле һәм кызыклы үттеләр.
-
Хәрби-патриотик айлык 20.02.2024
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар уздырыла. Егетләребез төрле номинация конкурсларында көч сынашты.
-
“Без бит- Арча яклары!” 20.02.2024
Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк.Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси. Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай: Г Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Р.Төхвәтуллин, М.Фәйзуллина һәм башка танылган якташларыбыз горурлыгыбыз булып торалар. Арча ягы язучылары турында күбрәк белү максатыннан, “Арча ягы язучылары”, “Без бит- Арча яклары!” дип исемләнгән тәрбияви чаралар үткәрелде. Инде ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә. Укучыларга Арча районыннан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юллары һәм иҗатлары турында мәгълүмат бирелде, әсәрләре белән таныштыру үткәрелде. Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүче язучыларыбызның әсәрләрендә чагылдырган темалар бүгенге көндә дә бик актуаль. Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия. Әлеге чаралар укучыларда матур әдәбиятка кызыксыну уятуда, әхлакый сыйфатлар, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.
-
Габдулла Тукай әсәрләре буенча мульфильмнар карау 20.02.2024
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында Мәмсә мәктәбендә Габдулла Тукай әсәрләре буенча мульфилмнар карау оештырылды. Шаыйрь иҗат иткән әкият-шигырьләргә карата эшләнгән мультфилмнарны балалар бик яратып карады.
-
Баскетбол ярышы уздырылды 19.02.2024
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышы уздырылды. Һәр команда да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ "День защитника Отечества" 19.02.2024
19 февраля 2024 года внеурочные занятия «Разговоры о важном» было посвящено Дню защитника Отечества. Сегодня на занятии говорили о защитниках Отечества, о Российской Армии, о поколениях тех, кто защищал нашу Родину. Цель — воспитание уважения к людям, служащим в вооруженных силах РФ, формирование чувства гордости за Российскую армию. 23 февраля – это День воинской славы в Российской Федерации, День защитника Отечества. Еще его называют День Армии. Классные руководители обсудили с обучающимися, что стоит за подвигами, праздниками и буднями защитников Отечества. Это их отношение к воинскому долгу, понимание ответственности за судьбу своей страны. Самое ценное, что человек носит в сердце – чувство любви к Родине, к своему народу и многое другое.