МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2018

14 нче сентябрь конне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш беренче чирек нәтиҗәләре, укучыларның сәламәтлеген саклау , пожар, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре, көзге, кышкы чорда сулыкларда , юлларда йөргәндә балаларның иминлеге һәм хәвефсезлеге, караңгы вакытта йөрү, яктылык кире кайтаручы элементлар куллану, терроризм, коррупциягә каршы көрәшү юллары, интернет куркынычсызлыгы, 18 ноябрь көнне узачак үзара салым җыю буенча җирле референдум мәсьәләләренә багышланды. Җыелышта Яңа кенәр участок больницасы балалар врачы Р.Р.Аксакова, Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Х.Х.Ахметов , участок инспекторы Р.Г. Рәхимҗанов, җирле үзидарә рәисе Ф.Х.Фәйзуллиннар катнашты һәм чыгыш ясадылар.
-
13.11.2018

Башлангыч класс укучылары интернет аша үткәрелгән бәйгеләрдә бик актив катнашалар. Учи.ру платформсында математика, рус теле, инглиз теле һәм әйләнә – тирә фәннәреннән урнаштырылган биремнәр укучыларның предмет һәм метапредмет универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруда зур ярдәм итә. Платформа тарафыннан бирелгән мактау кәгазе, грамоталар укучылар-ның укуга булган кызыксынуларын арттыра.
-
Ата-аналар җыелышы 12.11.2018

12нче ноябрь көнне Мәмсә мәктәбендә беренче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды.Балаларның мәктәпкә ияләнүе, беренче чирек нәтиҗәләре, укуга караш, тәртип,туклану мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде. Көндәлек режимны төгәл үтәүләренә игътибарны көчәйтергә кирәклеге искәртелде.
-
“Бердәм класс серләре” 12.11.2018

Бу көннәрдә 6 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре “Бердәм класс серләре” дип аталучы Республика конкурсының зона этабына әзерләнәләр.
-
М.Галәү укулары 09.11.2018

Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген мәктәптә Ш.Мәрҗанинең туганы, татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәүнең 132 еллыгына багышланган укулар узды. Укуларны түгәрәк җитәкчесе М.З.Гарифжанов оештырды һәм алып барды.
-
Спорт ярышлары 04.11.2018

4 нче ноябрь көнне студентлар һәм мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды.Һәр ике команда да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
Китапханә-серләр дөньясы 03.11.2018

Көзге каникул вакытында авыл китапханәсендә дә мәктәп укучылары өчен төрле әдәби чаралар үткәрү планлаштырылган иде. Биредә 3 нче ноябрь көнне “Китапханә – серләр дөньясы” исемле әкият кичәсе уздырылды.
-
ОГЭга әзерлек 02.11.2018

Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.
-
Күңелле стартлар 01.11.2018

в Ташкичинской ООШ провели веселые старты с учащимися начальных классов и воспитиннаками детского сада,все воспитанники изъявили желание побыстрее вступить в ряды старших сверстников. Мы-работник ДК-Валиева Т., воспитатель-Саляхова Д., учитель физкультуры-Багавиев А. вспомнили свое детство.
-
“Көзге бал” бәйрәме 26.10.2018

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән. Яз – челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Бүген мәктәбебездә югары класс укучылары катнашында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, юмор белән үрелеп барды.












