МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Митинг уздырдык 08.05.2019

Илебездә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Бүген Ташкичү авылы уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә багышлап митинг оештырылды. Митингта укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты. Митингта катнашучыларны Арчамуниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И.Гарифзянов, Ташкичү ширкәте җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Файзуллин, ветераннар советы рәисе Р.И.Насибуллиналар котлады. Мәктәп укучылары театраьләштерелгән тамаша оештырдылар. Сугышлар булмасын, тыныч көннәрдә яшик!
-
Һәйкәлгә чәчәк салдык 07.05.2019

Симетбаш башлангыч мәктәбендә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Арча районы хәрби комиссариаты,, Арча зонасы электр элемтәсе үзәге вәкилләре һәм хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән берлектә һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды.
-
Сугыш чоры балалары 07.05.2019

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә. илебездә төрле чаралар уза. Бүген мәктәптә "Сугыш чоры балалары" дип аталган кичә узды. Кичә Мәмсә авылында яшәүче Сәрия апа, Ташкичү авылында яшәүче Ваһибә апага багышланды. Сәрия апа да, Ваһибә апа да сугыш башланган көннәрдә 6-7 яшьлек балалар булганнар. Барлык авырлыкларны да татыганнар. Бүгенге көндә алар ялгыз яшиләр. Мәктәп укучылары аларга һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бу кешеләргә багышланган кичәне һәвәскәр тарихчы Ф.Х.Кашшапов әзерләде.
-
Венок ясадык 06.05.2019

Авылыбыз уртасында Бөек ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга һәйкәл куелган. 6 класс укучылары бу һәйкәлгә шефлык итәләр. Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә башлангыч класс укучылары һәйкәлгә куя торган венокка чәчәкләр әзерләделәр.
-
Язгы бакча эшләре дәвам итә 04.05.2019

"Кар китте, эш чыкты", - дип эйтелә халык әйтемендә. Дөрестән дә, бакчада эшләр вакыт җитте. 4 май көнне мәктәптә өмә үткәрелде. Җир эшкәртелде, карлыган аралары йомшартылды. Тиздзн орлыклар чәчәр вакыт җитәр.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" ярышларында 01.05.2019

31 нче апрель көнне юл йөрүкагыйдәләрен үтәү буенча "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип аталган конкурс булып узды. Бу ярышта 5 класс укучылары катнашты һәм 8 нче урын яуладылар.
-
“День защиты детей” 29.04.2019

В рамках месячника безопасности детей "День защиты детей" проведено тренировочное занятие по изучению ПДД на велосипеде.
-
Өмәдә 27.04.2019

Мәктәбебез янында бүген өмә оештырылды. Тирә – юньне чүп – чардан һәм кипкән яфраклардан чистарттык. Агач үсентеләре дә утыртылды.
-
Г.Тукайга - 133 ел 26.04.2019

Бүген төрки халык бөек татар шагыйре Г.тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. Укучылар, укытучылар бәйрәмчә күңелле рухта. Иртәдән укучыларны Тукай шигырьләре, аның тормыш юлын яктырткан чаралар үзенә җәлеп итте. Тукай туган көнгә укучыларыбыз алдан әзерлек белән килделәр. Төрле конкурсларда катнаштылар, иҗаты белән таныштылар. Тукай - безнең күңелләрдә мәңгелек!
-
Район конкурсында 25.04.2019

Сеекле халык шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгы якынлашкан көннәрдә төрле чаралар уза. 24 апрель көнне Г,Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган районкүләм "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсы булып узды. Бу конкурста 7 класс укучылары шагыйрьнең "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерделәр һәм бу конкурста 2 нче призлы урын яуладылар. Рәхмәт сезгә, укучылар!












