муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 371 372 373 374 375 376 377 378 379 ( 380 ) >>
-
Юбилей 17.03.2012

Мәктәбебездә үзләренең 40 еллап гомерләрен укучылары белән бергә үткәргән укытучыларыбыз – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлчирә Рәфкат кызы һәм математика укытучысы Гарифуллин Вәгъдәнур Рамазан улының туган көннәре - юбилейлары билгеләп үтелде.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
-
Волейбол ярышлары. 14.03.2012

14 март көнне волейбол командалары арасында зона ярышлары безнең мәктәптә үтте. 4 мәктәптән командалар ярышты. Егетләр арасында I урынны Урта Курса командасы, кызлар арсында Сеҗе мәктәбе командасы яулады.
Ярышларны спорт мәктәбе тренеры Зәйнетдинов А.М. оештырды.
-
Волейбол ярышлары 10.03.2012

10 март көнне районда үтәчәк волейбол ярышларына әзерлек эшләре башланып китте. Мәктәпнең спортзалында Югары Курсы, Түбән Курса, Корайван авылы укучылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, Югары Курса авылы укучылары командасы җиңү яулады. Барлык спорт ярышларын оештыруга физик тәрбия укытучысы Әхмәдуллин Камил Салих улы җитәкчелек итте.
-
Хоккей ярышлары 10.03.2012

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан мәктәптә класстан тыш чаралар, ярышлар даими уздырыла. 7 март көнне 3 авыл укучылары арасында хоккей ярышлары булып узды. 3 команда да бертигез көчле булып чыкты.
-
Семинар 29.02.2012

29 февральдә Арча муниципаль районы гомуми белем мәктәпләренең профсоюз рәисләре семинары булды. Семинарда 1-3нче сыйныфларда әдәби уку, 6нчы сыйныфта әдәбият, 7нче сыйныфта математика, 8нче сыйныфта инглиз теле, 9нчы сыйныфта электив курс буенча дәресләр үткәрелде.
Мәктәпнең профсоюз эшчәнлеге белән мәктәп директоры Хәбибуллин Фәнил Мәүлетҗан улы һәм профком рәисе Юнысова Рузилә Котдус кызы таныштырды.
Харисов В.В. район мәктәпләренең профсоюз эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, алда торган отчет-сайлау компаниясе турында мәгълүматлар бирде.
Килгән кунаклар өчен "Башваткыч" интеллектуаль уены тәкъдим ителде.
-
Аулак өй 20.02.2012

"Аулак өй" кичәсе халкыбызның бик күңелле уеннарын искә төшерергә ярдәм итте.
-
Спорт теремкәе 17.02.2012

17 февраль көнне мәктәбебездә районның педагог- оештыручылар семинары үтте. Семинарда катнашучылар игътибарына 3 класстан тыш чара тәкъдим ителде.Район күләмендә үткәрелгән "Сәламәтлек театры" конкурсында I урынны яулаган "Спорт теремкәе" спектакле.
-
Батырлар гомере мәңгелек. 17.02.2012

"Батырлар гомере мәңгелек" кичәсе патриотик тәрбия айлыгына багышланды.
-
Математика атналыгы 11.02.2012

2012 елның 6 февраленнән 11 февраленә кадәр мәктәптә математика фәне атналыгы үтте. Атналык кысаларында борынгы бирнәләрдән күргәзмә оештырылды.Укучылар төрле елларда чыккан газеталар белән таныштылар. Хәзерге газеталарны элеккеге газеталар белән чагыштырдылар.Шулай ук кроссвордлар конкурсы, 6нчы класс укучыларыарасында математик олимпиада үткәрелде.
-
математика атналыгы 11.02.2012

9 класста "Арифметик прогрессия.Арифметик прогрессиянең n-чы буын формуласы" темасына ачык дәрес, математик шигырьләр, әкиятләр конкурсы,8-9 класс укучылары арасында "Кем отличник булырга тели" уены үткәрелде.









