муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Класс сәгатьләре 26.10.2016 Бүген 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән "Персональ мәгълүматларны саклау" темасына сыйныф сәгате үзды.

-
Ел укытучысы-2016 25.10.2016 Бүген Курса Почмак урта мәктәбендә "Ел укытучысы-2016" конкурсы узды. Анда зона мәктәпләре укытучылары көч сынашты. Мәктәбебезнең башлангыч класслар укытучысы Минһаҗева Ч.М.әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады.

-
Бөтенроссия предмет олимпиадаларының мәктәп туры 24.10.2016

Сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан мәктәптә төрле фәннәр буенча олимпиадалар уздыру дәвам итә.
-
Интернеттан белеп файдалан! 22.10.2016 Интернет көндәлек тормышта зур роль уйный. Ләкин аның укучылар өчен зыянлы яклары да күп. Информатика һәм инглиз теле укытучысы Шагниева Р.Р.укучылар белән әлеге темага даими сөйләшүләр уздыра, укучыларның шәхси кабинетлары, аларга таләпләр белән укучыларны таныштыра.

-
Дежур укучылар рейды 21.10.2016

Мәктәптә бу атнада дежур торучы 6 нчы класс укучылары үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Алар мәктәптә ныклы тәртип булдыруны контрольдә тоталар, укучыларның дәресләргә әзерлеген, класстагы чисталыкны тикшерәләр.
-
Кызлар - республикакүләм ярышта 20.10.2016

14-15 нче октябрьдә мәктәбебез кызлары Минһаҗева И., Садриева А. район командасы составында республикакүләм волейбол ярышында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Кызларыбызны әлеге уеннарда катнашулары, уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Интернет – дусмы, дошманмы?” 18.10.2016

Хәзеге заманда интернеттан файдаланмаган кеше бармак белән санарлык кынадыр, мөгаен. Ә бит аның куркыныч очраклары да күп. Укучылар бу хакта кече яшьтән үк белеп үсәргә тиеш. Шушы максаттан 4 нче сыйныфта “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар презентация, видеоролик карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар, интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзеделәр. Ахырдан. ике командага бүленеп, “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына ярыш оештырылды. Укучылар: “Дөрес куллана белсәң дус, ә дөрес кулланмасаң – дошман!” дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Имтиханнарга әзерлек 17.10.2016 9 нчы класс укучылары өчен уку елының һәр көне җаваплы. Алар көн саен төрле фәннәрдән имтиханнарга әзерләнәләр.

-
Методическая помощь молодым специалистам 15.10.2016

В рамках " Грантовой поддержки профессионального роста учителей общеобразовательных организации РТ" молодым педагогам МБОУ «Среднекорсинская ООШ» Шагниевой Р.Р., Бухараевой Р.И. была оказана методическая помощь учителем физики МБОУ "Большеатнинская СОШ" Атнинского района Мухарлямовой Гульнур Азалевной.
-
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне 13.10.2016

2 нче сыйныф укучылары белән Бөтендөнья хайваннарны саклау көненә багышланган әңгәмә үтте. Укучылар үзләренең яраткан хайваннары турында сөйләделәр, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен ачыкладылар. Кеше ярдәменә мохтаҗ булган кыргый хайваннар турында презентация карадылар. "Тирә-ягыбызга игътибарлы булыйк!" дигән нәтиҗә ясалды.









