муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Жизнь без наркотиков! 22.11.2016

22 ноября в рамках акции "Сообщи, где торгуют смертью!" учащиеся 8 класса сделали экспозицию из собственных рисунков. Каждый защищал свою работу, пытался раскрыть тему, идею.
- Инглиз теленнән диагностик тест 22.11.2016 Бүген 4 нче,6 нчы,8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр.
-
Әниләр көненә әзерлек
21.11.2016
Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Әни! Әнием! Бу сүзләргә никадәр ярату, хөрмәт хисләре салынган. Ул безне тудырган, күпме йокысыз төннәр уздырган, сөеп-иркәләп үстергән. Ул һәрчак безнең янәшәбездә. Авырлыклар булса, ярдәмгә иңен куя, шатлыгыбызга сөенә. 2 нче сыйныф укучылары әниләр көненә әзерлек эшләрен башлап җибәрде: укучылар әниләренең рәсемен ясады, гаиләләре турында шигырьләр иҗат итте, күмәкләшеп символик букет әзерләде.
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен!!!
- “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” 18.11.2016 Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә ярдәм итә. Шәҗәрәне белү балаларда туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора. Шул максаттан 4 нче сыйныфта “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән шәҗәрә агачы ясадылар.
- “Нәрсә ул яхшы,нәрсә ул начар?” 17.11.2016 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мөхәмәдиева Н.З. белән берлектә “Нәрсә ул яхшы,нәрсә ул начар?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр, шигырьләр укыдылар, рәсемнәр ясадылар.
-
“Наркомания-кешелекнең дошманы”
16.11.2016
Наркомания-иң начар чир. Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалган бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту. Буген 6-7 класс укучылары арасында “Наркомания-кешелекнең дошманы” темасына тренинг үткәрелде.
Гомер дәфтәреңнең ап-ак битен
Син кара тап белән буяма.
Үтсен гомерең үрнәк гомер булып,
Начар гадәтләргә карама.
-
Региональная конференция
15.11.2016
10 ноября ученица 8 класса Султанова Камиля участвовала в Региональной конференции в Институте филологии и искусств КФУ. Выступала по теме "Проблемы русского национального языка". Научный руководитель: Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 14.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәптә әлеге акция буенча чаралар планлаштырылды.
-
Сак булыгыз, бозлавык! 11.11.2016 Һава торышы бернинди закончалыкларга да буйсынмый. Ноябрь башында ук һава торышында үзгәрешләр башланды. Бозлы яңгырлар яву, юлларның бик тайгак булуы җәяүлеләр өчен дә куркынычка әйләнде. Бүген укучыларга кабат елга-күл өсләрендәге боз катламының бик юка икәнлеген искәртелде, юлларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре тагын бер кабат искә төшерелде.

-
Класс сәгате. "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" 10.11.2016 Бүген 6-7 нче класс укучылары белән сәламәтлек сәгате үткәрелде. "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" дигән тема астында укучыларга начар гадәтнең кеше организмы өчен зыяны турында аңлатылды. Бу дәрес тискәре гадәтләрдән саклану максатыннан уздырылды.










