муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Бөтенроссия СПИД ка каршы көрәш көне 01.12.2016 1 декабрь-СПИДка каршы көрәш көне. Буген 7 класс укучылары белән “СПИД-гасыр бәласе” дигән темага класс сәгате үтте. СПИД-җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда беркайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз.

-
Мероприятие "Знатоки русского языка" 01.12.2016 1 декабря в рамках недели учительница русского языка и литературы Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна провела внеклассное мероприятие "Знатоки русского языка". В мероприятии участвовали ученики 7, 8, 9- х классов. Ребята решали разноуровневые задания. Была поставлена цель: знание всех областей языка. Задачи: углубить знания по языку; закрепить полученные;развивать грамотность, речь. Дети работали в парах, в группах, индивидуально.

-
Яшь көрәшчеләрне котлыйбыз! 29.11.2016

26 ноябрь көнне Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортзалында 2002-2003 нче һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр арасында «Тайд Фойл» призына район беренчелеге буенча көрәш ярышы булып үтте. Ярышларда барлыгы 21 мәктәптән 119 көрәшче катнашты. Ярышлар 10 үлчәү авырлыгында үткәрелде. Мәктәбебезнең 15 яшь көрәшчесе әлеге бәйгедә үзләрен сынады һәм матур нәтиҗәләр күрсәтеп, мәктәп командасы 1 нче урынны яулады. Укучыларны көрәш буенча ярышларга әзерләгән тренер Әхмәдиев М.Г. зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 55 кг кадәрле үлчәү категориясендә Хөснетдинов Рәмис - 2 урын; 60 кг. кадәрле үлчәү категориясендә Сәләхов Илнар – 1 урын; Закирҗанов Илназ – 3 урын; 65 кг. кадәрле үлчәү категориясендә Рамазанов Илназ - 2 урын; 70 кг. кадәрле үлчәү категориясендә Нурисламов Рәниф - 1 урын; 75 кг. югары үлчәү категориясендә Мөхәрләмов Айдар - 1 урын; Айдар “Иң чиста алым күрсәтүче” номинациясендә дә спонсор бүләгенә лаек булды. Бүгенге линейкада яшь көрәшчеләрне, аларның тренерларын кабат бүләкләү тантанасы булды. Афәрин, егетләр!
-
Баскетбол ярышлары 28.11.2016

Бүген мәктәптә баскетбол буенча зона ярышлары үтте.Малайлар арасында 1 нче урынны Сеҗе мәктәбе, 2 нче урынны Урта Курса мәктәбе, 3 нче урынны Кәче, 4 нче урынны Сикертән, 5 урынны Курса Разъезды мәктәпләре командалары алды.Кызлар командалары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 нче урында - Сеҗе мәктәбе, 2 нче урында - Урта Курса, 3 нче урында - Сикертән, 4 нче урында - Кәче, 5 нче урында - Курса Разъезды мәктәпләре командалары. Җиңүчеләргә районда узачак ярышларда уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән, әнием! 26.11.2016

Әни - Жир йөзендәге ин кадерле, иң изге кеше. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Бүген әниләр бәйрәме уңаеннан укучылар көче белән концерт куелды.
-
“Сәламәт әни – сәламәт бала” акциясе 26.11.2016

26 ноябрь көнне мәктәбебезнең “Мөстәкыйль балалар” мобиль бригадасы әниләрне бәйрәм белән котлап, “Сәламәт әни-сәламәт бала” акциясе уздырдылар.
Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.
-
Профсоюз ярышлары 26.11.2016

26 нчы ноябрь көнне урта Курса төп мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмалары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары үтте. Ярышларда Арчаның 4 нче, 9 номерлы балалар бакчасы, Арча Укучылар сарае, Иске Чүриле урта мәктәбе, Урта Курса төп мәктәбе, Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе, Курса разъезды мәктәпләренең профсоюз оешмасы вәкилләре көч сынашты. Нәтиҗәләр өстәл теннисы буенча түбәндәгечә: хатын-кызлардан Фәрхуллина Е.М.( Балалар бакчасы №9)- 1 урын, Ахметзянова С.И.(АДШ)- 2 урын, Шаһниева Р.Р. (Урта Курса)- 3 урын. Ир-атлар арасында: Җәләев Р.И.(Иске Чүриле)- 1 урын, Хәбибуллин Ф.М. (Урта Курса) - 2 урын, Лотфуллин М.Л. (АДШ) - 3 урын. Бадминтон буенча хатын-кызлар арасында нәтиҗәләр: Зарипова Г.Ф.(Курса разъезды)- 1 урын, Галиева Е.П. (АДШ) - 2 урын, Мухаметшина Л.В. (Балалар бакчасы №9) - 3 урын, Минһаҗева Ч.М. (Урта Курса) - 4 урын. Ир-атлар арасында нәтиҗәләр: Сәгъдиев Т.И.(Иске Чүриле) - 1 урын, Кәримуллин Н.Ф. (Курса разъезды) - 2 урын, Гарипов Р.Р. (Урта Курса)- 3 урын, Таҗиев Д.Г. (АДШ)- 4 урын. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы район ярышларында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 25.11.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Әниләр көне уңаеннан укучылар әниләренә иң матур шигырьләрен, җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Әти-әниләр белән очрашуга Арча шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторы Зәйнуллин И.Җ., участок уполномоченные Йосыпов И.Н., фельдшер Хәсәнова Ә.килгән иде. Алар әти-әниләргә киңәшләр бирделәр, балаларның язмышы, сәламәтлеге өчен җаваплы булырга чакырдылар. Соңыннан чирек нәтиҗәләре, укучыларның уңышлары белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. таныштырды. Балаларның психикасына йогынты ясаучы тискәре гадәтләр турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З. чыгышы тыңланды.Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. укучыларның дәрес хәзерләүдәге җитешсезлекләрен ассызыклады, әти-әниләрне балаларның укуына, үз-үзләрен тотышына тагын да игътибарлырак булырга чакырды.
-
“Сүзлекләр – безнең ярдәмчеләребез" 24.11.2016

4 нче сыйныфта «Сүзлекләр көне” уңаеннан “Шундый төрле, төрле сүзлекләр” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар презентация генә карап калмадылар, төрле сүзлекләр белән таныштылар, алардан файдаланып карадылар. “Сүзлекләр – безнең ярдәмчеләребез. Алардан файдаланырга кирәк,” – дигән нәтиҗә ясадылар.
-
"Тормышың өчен үзең җаваплы!" 23.11.2016

Наркоманиягә каршы көрәш акциясе кысаларында 2-3 нче сыйныф укучылары белән "Тормышың өчен үзең җаваплы!" темасына сөйләшү үтте. Укучылар белән зарарлы гадәтләрдән саклану, җәмгыятьтә үзеңне тоту нормалары турында сөйләшенде һәм укучылар фильмнар карадылар.









