Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Эковесна-2025 18.04.2025

"Экояз-2025" экологик марафонының өченче атнасы "Җиргә бакча бүләк ит" акциясе белән дәвам итә. Мәктәбебез хезмәткәрләре территориядәге агачларны агарттылар. Агачларны агарту агачларга файда гына түгел, территорияне матур һәм пөхтә итү генә түгел, ә бәлки үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен күтәрә ала. Матур агачлар-мәктәп территориясенең байлыгы. Агарту мөһим. Ул агачларны җәй һәм салкын айларда коткара.
На третьей неделе "Подари Земле сад" экологического марафона "Эковесна-2025" сотрудники школы побелили деревья на пришкольном участке. Побелка деревьев может не только принести пользу деревьям, не только сделать территорию красивым и аккуратным, но поднимет настроение себе и окружающим. Ухоженные красивые деревья — это достояние территории школы. Побелка важна. Она спасает деревья в летнее время и в холодные месяцы.
-
Тукай истәлегенә 18.04.2025

«Тукай исеме, ничектер, үзеннән - үзе халыкның культурасын, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде» - дип яза Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. Милли әдәбияттә портретларга, рәсемнәргә иң бай булган зат – Г.Тукай, исән вакытында фотоларга төшәргә яратмаган булса да, аның берничә генә фотосүрәте билгеле. Шуңа карамастан, татар һәм башка милләт рәссамнары тарафыннан аның биш дистәдән артык портреты эшләнгән. Мәктәбебез укычылары да үзләренең сәләтләрен сынап карарга булды.
-
Эковесна-2025 17.04.2025

Продолжается третья неделя экологического марафона "Эковесна- 2025"- " Подари Земле сад". Наши учащиеся Файзрахмановы активно участвуют в посадке деревьев. Целью акции является формирование экологической культуры и сознания обучающихся, привлечение к природоохранным акциям.
-
“Җиңү волонтерлары” эштә! 17.04.2025

“Җиңү волонтерлары” эштә! 15 апрельдән “Җиңү волонтерлары”ның Бөтенроссия өмәсе старт алды, ә бүген “Җиңү волонтерлары” егетләре белән “ Беренчеләр хәрәкәте” активистлары бергә акциягә кушылдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә салынган обелиск тирәсен чистарттылар. Без хәтерлибез, онытмыйбыз, горурланабыз!
Волонтеры Победы в деле! С 15 апреля стартовал Всероссийский субботник Волонтеров Победы, и сегодня наши ребята из Волонтеров Победы вместе с активистами Движения Первых присоединились к акции и очистили территорию обелиска ВОВ. Мы помним, мы гордимся!
-
“Моңлы сазым” бәйгесе 15.04.2025

Бүген,15 апрель көнне ,татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан Арча муниципаль районы Мәдәният идарәсе,”Казан арты”тарих-этнография музее район мәктәпләренең 1-9 сыйныф укучылары катнашында “Моңлы сазым” дип исемләнгән бәйге оештырды. Конкурс милли мирасны саклап калуны, татар телен пропагандалауны, укучыларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен арттыруны, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтүне, сәнгатьле укуны,татарча сөйләм телен ныгытуны күздә тотты.Әлеге бәйгедә 3 “А” сыйныфы укучысы Биктимироваа Адилә Г.Тукайның “Су анасы “шигырен сөйләп, 3 нче урынга лаек булды.
Сегодня, 15 апреля в честь Дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая Домом культуры Арского муниципального района, историко-этнографическим музеем ”Казан арты”был организован конкурс “Монлы сазым” с участием учащихся 1-9 классов школ района. Конкурс предусматривал сохранение национального наследия, пропаганду татарского языка, повышение знаний учащихся по произведениям Г. Тукая.Ученица 3 “А “класса Биктимирова Адиля, рассказав стихотворение Г. Тукая "Су анасы", заняла 3-е место.
-
Санитар ике айлык чаралары 15.04.2025

Санитар ике айлык – Татарстанның чисталык экомарафоны. Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башланды. Ике айлык торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелып килгән чүп-чарны барлау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү максатыннан оештырыла. Мәктәбебез бу эшләрдә актив катнаша.
-
Эковесна 2025 15.04.2025

Продолжается третья неделя проекта «Эковесна – 2025" "Подари Земле сад". Учащиеся Гусманов Р. и Гаптерашитов Ф. посадили на территориях своего хозяйства плодовые деревья.
-
Туган телем сагында 15.04.2025

Туган телем сагында" акциясе кысаларында сыйныф сэгатлэре уткэрдек.Тема: "Тукай яши - безнең күңелләрдә". Максат: Укучыларны Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру. Габдулла Тукай иҗаты аша укучылырда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү. Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен укучылар бик яратып тыңлыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.
-
Туган телем сагында 14.04.2025

Г. Тукай әсәрләре буенча мультфильмнарны яратып карыйбыз. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була. Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Тукай дигәндә − татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә − Г.Тукай исеме аңга килә.
-
Экологик чистарту 12.04.2025

Туган ягыбыз чисталыгына үз өлешебезне кертәбез! 1 апрельдән безнең мәктәп экологик икеайлыкта актив катнаша. Бүген "Чиста юл" акциясе узды, анда балалар авыллар арасындагы юл кырыйларын җыештырдылар. Табигатьне кайгырту-һәркемнең эше!
Вносим свой вклад в чистоту родного края! С 1 апреля наша школа активно участвует в экологическом двухмесячнике. Сегодня прошла акция "Чистая дорога", в ходе которой ребята убирали обочины дорог между селами. Забота о природе - дело каждого!














